- РУС
- ТАТ
Татарстанның Түбән Кама районындагы авыл, Уратма елгасы буенда, Түбән Кама шәһәреннән 40 км көньяктарак урнашкан
1646 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Татар Уратмасы, Чуаш Уратмасы, Камышевский Враг исемнәре белән дә искә алына.
1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, балта эше, тире-күн эшкәртү, акбур һәм сүс җитештерү.
XX йөз башында мәчет (1891 елда Казан сәүдәгәре М.А.Сәйдәшев акчасына төзелә, 1988–1989 елларда реконструкцияләнә, 2000 елларда агач бура кирпеч белән тышлана; дини архитектура истәлеге; хәзер эшли), мәктәп, кәшәнә (1911 елдан) бар.
Авыл җәмәгатенең имана җире 1843,6 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Сухарево волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.
Хәзер – Түбән Уратма авыл җирлеге үзәге.
1930 елда авылда “Кызыл тау” колхозы (беренче рәисе – С.Федоров) оештырыла. 1957 елдан “Прикамский” совхозында (үзәк утары – Ширәмәт), 1967 елдан авыл – “Родина” совхозы үзәк утары (хуҗалыкка шулай ук Кама, Беренче Май, Самоновка поселоклары, Оша, Шашкино, Николаевка авыллары керә), 1987 елда аннан “Камские Зори” совхозы (Кама, Самоновка, Беренче Май поселоклары, Оша авылы) бүленеп чыга.
1996 елдан “Родина” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006–2008 елларда “Уратма” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, хәзер “Союзагро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Прикамский” төбәк җитештерү комплексы, шулай ук авылда крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек, ит-сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.
1927 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1939 елда җидееллык, 1951 елда – сигезьеллык, 1969 елда – урта (1971 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә. Мәктәп каршында туган якны өйрәнү музей почмагы (1978 елдан), урам тренажерлары белән спорт мәйданчыгы бар.
Мәдәният йорты (башта элеккеге тегермән бинасында, 1964 һәм 1983 елларда яңа бина төзелә), музей почмагы (1990 елдан мәдәният йорты бинасында), китапханә (1951 елдан яңа бина салына, 1964 елдан мәдәният йорты бинасында), балалар бакчасы (1983 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2012 елдан), 2 мәчет ( икенчесе “Өмет” 2018 елдан), мәдрәсә (2006 елдан, иске мәчет каршында) эшли.
Клубта ”Кемл чылкуч” чуаш фольклор ансамбле (1978 елдан), “Тамаша” татар театр студиясе (2007 елдан), “Кызыл тау” татар ансамбле (2018 елдан); “Сәйлән” балалар хореография коллективы, “Күңел” татар театр студиясе (2017 елдан) эшли.
Өч төзекләндерелгән “Жорге” (2015 елда Мөхлисовлар акчасына), “Чувашский” (2016 елда И.А.Мөбарәкшин акчасына), “Әнәс чишмәсе” (2021 елда А.А.Миннәхмәтов акчасына) чишмә бар.
Ел саен авылда Уяв бәйрәме (2011 елдан) үткәрелә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.