- РУС
- ТАТ
Идел елгасының уң кушылдыгы.
Озынлыгы 18,7 км, бассейнының мәйданы 116,9 км2. Елга башы Тәтеш районы Лаптевка авылыннан 4 км төньяк-көнбатыштарак, тамагы Кама Тамагы районы Кирельский посёлогы янында. Елганың түбән агымы Куйбышев сусаклагычы сулары астында калган һәм култыкка әйләнгән. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы — 53 м.
Су җыелу мәйданының урманлылыгы 10%. Мордвасуның 0,6 дан алып 5,6 км га кадәр озынлыктагы 14 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,53 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 62 мм, ташу вакытында су катламы 50 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Мордвасу ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,033 м3/с.
Язын суы чагыштырмача каты (3–6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6–9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200–300 мг/л, кышын һәм җәен 500–700 мг/л.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.