Тарихы

Авылның беренче исеме – «Яңа күчкән Кыпчак авылы».

Авылга XVIII йөзнең беренче яртысында Балтач Уразмәтов һәм Казан өязенең Җөри даругасы Туйкә йөзлеге ясаклы татарлары нигез сала.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы дәүләт крәстияннәре һәм асаба башкортлар катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда 2 мәчет, мәктәп, 3 су тегермәне эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1840 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Азнакай волостенә керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 30 октябреннән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Балтач авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда коммуна (беренче рәисе – З.Мифтахов), 1931 елда «Яңа көч» колхозы оештырыла. 1944 елда – «Кызыл Октябрь», 1950 елда Сталин исемендәге колхоз составына керә. 1961 елда «Ленин юлы» итеп үзгәртелә.

2001 елдан «Балтач» авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү кооперативы.

Авыл үсешенә колхоз рәисе И.С.Гыйләҗев зур өлеш кертә: ул эшләгәндә җитештерү биналары һәм социаль-мәдәни объектлар төзелә.

Халкы күбесенчә Азнакай шәһәре предприятиеләрендә, «Союз-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә һәм башка оешмаларда эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда мәдәният йорты (1966 елда төзелә), фельдшер-акушерлык пункты, «Чулпан» балалар бакчасы бар (1976 елдан элеккеге мәктәп бинасында урнаша, 1982 елда яңа бина төзелә).

1990 елдан тулы булмаган урта мәктәп эшли, 2007 елда – урта, 2013 елда – башлангыч итеп үзгәртелә, 2014 елда ябыла.

2007 елда мәчет төзелә.

Күренекле кешеләре

М.Б.Галиев (1946 елда туган) – шагыйрь, прозаик, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе; ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1897 елда – 1047,
1920 елда – 1363,
1926 елда – 1148,
1938 елда – 1133,
1949 елда – 712,
1958 елда – 514,
1970 елда – 596,
1979 елда – 478,
1989 елда – 459,
2002 елда – 472,
2010 елда – 503,
2015 елда – 525 кеше (татарлар).