Биографиясе

1946 елның 8 октябрендә Азнакай районы Балтач авылында туган.

Казан университетын (1974) һәм Әдәбият институты каршында югары әдәби курсларны (Мәскәү, 1985) тәмамлый.

Иҗаты

Беренче шигырьләре «Беренче карлыгачлар» (1972) исемле күмәк җыентыкта басыла. «Еллар чалымы» (1979), «Апрель кызы» (1985), «Су буеннан әнкәй кайтып килә» (1992), «Гомер бизмәне» (2004) дигән шигырь җыентыклары авторы.

Шигырьләренә нечкә психологизм, үзенчәлекле стиль хас. Лирикасы көчле гражданлык хисе белән сугарылган, актив социаль яңгырашлы.

М.Галиевнең «Ул чакта» дип исемләнгән беренче проза китабы 1980 елда басыла. Дөньяның катлаулы якларын, һәртөрле тормыш вакыйгаларын үзенчә сурәтләргә омтылу, үзенчәлекле алымнар табу, психологик тирәнлек, сурәтле әдәби тел осталыгына ирешү М.Галиев әсәрләренең нигезен тәшкил итә.

«Ерак урман авазы» романында (1981), «Нигез» (1984), «Алтын тотка» (1988) повестьларында һәм күпләгән хикәяләрендә М.Галиев үткән гасыр азагының катлаулы сынауларын узган замандашлары образларын тудыра.

Очерклар, юлъязмалар, татар язучылары һәм сәнгатькярләренең әдәби портретларын үз эченә алган, әдәбият-сәнгать мохитенең шул дәвердәге елъязмасын хәтерләткән «Догалы еллар» (1998), чор, заман, милли тарихыбыз турында фәлсәфи уйланулары тупланган «Рух» (2005) китаплары укучыларга яхшы билгеле.

М.Галиев шулай ук юмористик хикәяләр дә иҗат итә, публицистик мәкаләләр белән матбугатта еш чыгыш ясый.

Аның әсәрләре рус, төрек, поляк, украин, үзбәк, казакъ, чуаш һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән.

Кайбер шигырьләре көйгә салынган һәм халкыбызның яраткан җырларына әверелгән.

Бүләкләре

ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2006).

Әсәрләре

Сайланма әсәрләр: 4 томда. Казан, 1998–1999.

Әдәбият

Фәйзуллин Р. Марсель Галиев // Казан утлары. 1980. № 8.

Хөсни Ф. Яшьлек яшел генә димә // Карурманга керсәң. Казан, 1984.

Тимергалин А. Марсельезалы сәхифәләр // Мәдәни җомга. 2006. 29 сент.