Эчтәлек

1899 елның 22 гыйнвары (3 феврале), Ташкент шәһәре  1973 елның 27 гыйнвары, Казан.

Сәхнә эшчәнлеген 1919 елда Полторацк (хәзерге Ашхабад) шәһәр драма театрында башлап җибәрә.

Театр студиясен тәмамлаганнан соң (1920), Сәмәрканд, Уфа, Харьков, Архангельск, Владивосток, Курск, Баку, Омск, Ярославль шәһәр театрларында эшли, бертуган Роберт һәм Рафаил Адельгеймнар (19241925) һәм В.И.Лихачев (19261927) гастрольләрендә катнаша.

1938 елдан Казан Зур драма театрында. Ул башкарган рольләр арасында Кассио («Отелло», У.Шекспир), Дантес («Шагыйрь һәм патша», Н.Н.Лернер), Квазимодо («Париж Изге Ана соборы», В.Гюго романы буенча), Незнамов, Андрей Колычев («Гаепсездән гаеплеләр», «Василиса Мелентьева», А.Н.Островский), Фурманов («Чапаев», Д.А.Фурманов романы буенча) образлары бар.

Черкасов («Көмеш тарлавык», Н.Ф.Погодин, 1938), кенәз Шаховский («Патша Федор Иоаннович», А.К.Толстой, 1940), Лаврецкий («Дворяннар оясы», И.С.Тургенев, 1941), генерал Раевский («Фельдмаршал Кутузов», В.А.Соловьев, 1941) рольләрен башкарып, үзен рус реалистик мәктәбе тарафдары, җитлеккән оста итеп таныта.

Күркәм тышкы кыяфәте, сәхнәдәге сөйкемлелеге, темпераменты ул башкарган образларның эчке рухи көчен гәүдәләндерергә ярдәм итә.

Сугыш еллары репертуарында уйналган Сафонов («Рус кешеләре», К.М.Симонов, 1942), Горлов («Фронт», А.Е.Корнейчук, 1942), Давыд Васильев («Бик күптәннән», А.К.Гладков, 1943), Кондратьев («Флот офицеры», А.А.Крон, 1944), полковник Иван Петров («Прага каштаннары астында», К.М.Симонов, 1946), генерал Ковров («Җиңү сере», В.А.Соловьев, 1946) һәм башка рольләре белән батыр солдат, Ватан алдындагы бурычын үтәргә һәрвакыт әзер торучы, көчле, кыю, тәвәккәл кешеләр образларын гәүдәләндерә.

Телегин («Михнәтле заман», А.Н.Толстой, 1947), Годун («Разлом», Б.А.Лавренев, 1952), поручик Борейко («Порт-Артур», А.Н.Степанов, И.Ф.Попов, 1953) рольләре шундыйлардан.

Загорский рус классикасы әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә дә шактый әһәмиятле образлар иҗат итә: Скалозуб («Акыллылык бәласе», А.С.Грибоедов), Ноздрёв («Үле җаннар», Н.В.Гоголь), Марк Волохов («Текә яр», И.А.Гончаров романы буенча), Васильков, Андрей Белугин, Флор Прибытков, Великатов («Котырган акчалар», «Белугинның өйләнүе», «Соңгы корбан», «Талантлар һәм аларга баш иючеләр», А.Н.Островский), Лопахин («Чия бакчасы», А.П.Чехов).

Загорскийның Роман Дубровин («Иделдә күргән төш», А.Н.Островский), Васька Пепел («Тормыш төбендә», М.Горький), Прохор Громов («Хәсрәт дәрьясы», В.Я.Шишков романы буенча) кебек геройлары үзләренең баш бирмәүләре, балаларча беркатлы булулары белән үзләренә җәлеп итәләр, өстәвенә билгеле бер дәрәҗәдә рус милли характеры сыйфатларын чагылдыралар.

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Народные артисты. К., 1980;

Ингвар И., Илялова И. Русский театр в Казани. К., 1991.

Автор Ю.А.Благов