Биографиясе

1881 елның 1 (13) феврале, Саратов шәһәре – 1983 елның 15 марты, Мәскәү шәһәре.

Чыгышы белән крәстияннәрдән.

1900–1901 елларда Казан университеты студенты. Казанда социал-демократлар оешмасы әгъзасы, Алафузовлар һәм Крестовниковлар предприятиеләрендә эшчеләр түгәрәкләре белән җитәкчелек итә, 1901 елның февралендә студентлар фетнәләрендә катнаша.

Кулга алына, 1901 елның мартында Саратов шәһәренә сөрелә.

Мәскәү, Санкт-Петербург һ.б. шәһәрләрдә революцион эшчәнлеген дәвам итә.

Октябрь революциясеннән соң дәүләт эшендә.

1918–1921 елларда, 1923–1924 елларда Югары халык хуҗалыгы советы рәисе. Бер үк вакытта, 1921–1924 елларда, РСФСР Халык Комиссарлары Советы рәисе урынбасары, 1924–29 да – рәисе, бер үк вакытта, 1924–1930 елларда, СССР Халык Комиссарлары Советы рәисе.

1920 еллар ахырында күмәкләштерү һәм индустрияләштерү вакытында гадәттән тыш чараларга каршы чыга, бу исә «ВКП(б)да уң тайпылыш» буларак бәяләнә. 1931–1936 елларда почта һәм телеграфлар халык комиссары, СССРның элемтә халык комиссары. 1905–1907 елларда, 1917–1918 елларда, 1920–1934 елларда Коммунистлар партиясе Үзәк комитеты әгъзасы (1907–1912 елларда, 1934–1937 елларда Үзәк комитетта әгъзалыкка кандидат). 1920–1924 елларда Үзәк комитетның Оештыру бюросы, 1922–1930 елларда Үзәк комитетның Сәяси бюросы әгъзасы. Бөтенсоюз Үзәк башкарма комитеты, СССР Үзәк башкарма комитеты әгъзасы.

Репрессияләр чоры корбаны; үлгәннән соң аклана.

Хезмәтләре

Изб. произведения. М., 1990.

Әдәбият

Долгов Е.Б. Из истории Казанской социал-демократической организации в 1900–1903 гг. // Социалистический строй: Вопросы теории и исторического опыта. Казань, 1990.

Сенин А.С. А.И.Рыков: Страницы жизни. М., 1993.

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. Казань, 2002. Т. 1.

Автор – Е.Б.Долгов