Биографиясе

1942 елның 15 августы, Киров өлкәсенең Малмыж шәһәре — 2011 елның 23 декабре, Мәскәү.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1969), Мәскәү университетының П.К.Штернберг исемендәге астрономия институтында эшли.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Вольф-Райе төрендәге йолдызларны тикшерүгә, куш йолдызлар системасында апсид линияләр әйләнешендәге хәрәкәтнең нечкә тәэсирен өйрәнүгә карый.

Төньяк күк йөзенең WBVB-үлчәмендәге якты йолдызлар каталогын төзүгә мөмкинлек биргән югары төгәллекле астрофотометрия методикасын эшли.

Хезмәтләре

Photometric elements and apsidal motion of the eclipsing binary ES Lac // Astronomy Reports. 2007. V.51, N.3 (автордаш); 

Synchronization and circularization in early-type binaries on main sequence // Monthly Notices of the Royal Astronomical Society. 2010. V.401 (автордаш).