Мәкаләдә бүгенге көнгә аз өйрәнелгән Көньяк Урал аръягындагы татар халкының этник төркемнәре формалашу процессы тикшерелә. Әлеге төркемнәрнең формалашуы XVII–XVIII йөзләр азагына (бәгәрәк һәм эчкен татарлары), яисә күбесенчә XVIII йөзгә (мишәрләр) туры килә. Мәкалә процессларның гомуми схемасын тәкъдим итә, шул ук вакытта бик күп сыйфатлар игътибардан читтә кала. Бу чыганаклар базасы торышына бәйле. Искә алынган берлекләрнең формалашуында дәүләтнең мөһим роль уйнавын билгеләп үтәргә кирәк, ул аларны йомышлылар катлавына кертә һәм әлеге төркемнәрдән һәркайсына җир бирә. Һичшиксез, нәкъ менә катлау бергәлеге һәм “үз” территорияң булу кебек факторларның ярашуы, электән бертөрле булмаган төркемнәрнең бергә туплану үзаңына ия булган һәм хәзергә кадәр сакланган коллективларга туплану мөмкинлеген тудыра. Шул ук вакытта бу процессларны берлекләрнең һәркайсы өчен тулысынча бертөрле буларак кабул итәргә кирәкми. Документлардан күренгәнчә, атамасында гына булса да төрле төркемнәрнең бүленешенә кайбер бурычлардан азат ителү кебек бик гади сәбәпләр китерә алган. Гомумән Көньяк Урал аръягындагы бәгәрәк, эчкен татарларының йомышлы мишәрләрнең тарихы, Идел-Урал төбәгендәге этник процессларны аңлау өчен мөһим компонент буларак өйрәнүне көтә әле.

Сылтама ясау өчен: Самигулов Г.Х. К истории татар Южного Зауралья конца XVII-XVIII века // Научный Татарстан. 2013. №3. С.70–90.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Гаяз Хәмит улы Сәмигулов, тарих фәннәре кандидаты, доцент (Чиләбе).