Шәрекъ халыклары коммунистик оешмаларының Үзәк бюросы һәм РСФСР Милләтләр эшләре буенча халык комиссариты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

Мәскәүдә 1918–1920, 1922–1923 елларда, Казанда 1920–1921 елларда татар телендә нәшер ителә.

Нәшире – Ф. Сайфи-Казанлы.

Мөхәррире — Б.Мансуров.

«Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!» лозунгы астында чыга.

С.Атнагулов, М.Борындыков, С.Вафин, А.Енукидзе, Г.Ибраһимов, И.Казаков, Ф.Сәйфи-Казанлы, Ә.Мөхетдинова, Ә.Сәгыйди, Г.Шәрәф, В.Шәфигуллин һәм башкаларның язмаларын бастыралар.

Юнәлеше

Басманың максаты – марксизм идеяләрен һәм революцион хәрәкәтне пропагандалау.

Газета Шәрекъ халыклары коммунистлар оешмасының 2 нче Бөтенроссия съезды эшчәнлеген, Коммунистик интернационалның 2 нче Конгрессы, ТАССРның 1 нче съезды эшен киң яктырта.

Журналда К.Әмири, В.Җәләл, Б.Рәхмәтуллин, Х.Сәгыйди, Сүнчәләй шигырьләре; язучы һәм философ Р.Тагор иҗатына багышланган махсус мәкаләләр сериясе, Ә.Сәгыйди тәрҗемәсендә аның шигырьләре басыла.

Әдәбият

Фасахов К.М. С жизнью в ногу. Казань, 1979;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – А.Ә.Хәсәвнех