Биографиясе

1927 елның 27 феврале, Бөгелмә кантоны Бәйрәкә авылы – 2012 елның 9 гыйнвары, Казан.

Казан университетын (1951), Ленинград Югары партия мәктәбен (1965) тәмамлый.

1951–1955 елларда «Совет Татарстаны» газетасы әдәби хезмәткәре. 1955–1961 елларда Азнакай районының «Кызыл Байрак» колхозында рәис.

1961 елда «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясендә, 1972 елда мөхәррир урынбасары.

1973–1987 елларда Татарстан китап нәшрияты директоры, 2000 еллар уртасына кадәр «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга» газеталары белән хезмәттәшлек итә.

Иҗаты

Мәкаләләре авыл хуҗалыгы, сәнәгать, тарих, топонимика мәсьәләләренә карый.

Хезмәтләре

Чорлар алышынганда // Здравствуй, Книга! Казань, 1989.