Биографиясе

1941 елның 19 июне, Казан шәһәре – 2011 елның 27 июле, шунда ук.

Профессорлар В.Е.Анисимова һәм З.И.Малкин шәкерте.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1964), шунда ук, факультет терапиясе кафедрасында эшли; 1983 елдан 1 нче эчке авырулар кафедрасы мөдире, профессор (1992).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре атеросклерозны һәм коронар кан тамырлары зәгыйфьлеген дәвалауга карый. Беренче булып ревматоидлы артрит очрагында нейтрофиллар реактивлыгы бозылуын ачыклый. Церебраль васкулитларга диагноз кую принципларын эшли.

Уйлап табуга 5 авторлык таныклыгы һәм 2 патенты бар.

Татарстан Республикасы дәүләт бүләге «ТРда ревматизмны дәвалау хезмәтен камилләштерүнең фәнни-гамәли һәм оештыру аспектлары» («Научно-практические и организационные аспекты совершенствования ревматоидной службы в РТ») хезмәте өчен бирелә (2000).

Хезмәтләре

Тактика терапевта при экстрагенитальной патологии беременных. Казань, 1976.

Тактика терапевта в хирургической клинике. Казань, 1985 (автордаш).

Принципы диагностики церебральных васкулитов. Казань, 2001.

Әдәбият

Профессор Ильдар Газимджанович Салихов // Казан. мед. журн. 1967. № 4.