Административ-территориаль буйсынуы

Авылга 1926 елга кадәр Ирнә поселогы буларак Фёдоровка авылыннан күчеп килүчеләр нигез сала.

Нигез салынган көннән авыл ТАССРның Чаллы кантоны Зәй волосте составында. 1930 елның 10 августыннан − Акташ, 1959 елның 26 мартыннан − Зәй, 1963 елның 1 февраленнән − Әлмәт, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Яңа Спас авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Алга” колхозы оештырыла (беренче рәисе – А.Чернов). 1958 елдан зурайтылган Чапаев исемендәге (Сармашбаш авылы), 1962 елдан “Правда” (Яңа Спас авылы) колхозлары составында. 1979 елдан 32 нче номерлы Зәй авыл хуҗалыгы һөнәри-техник училищесенең ярдәмче хуҗалыгы эшли.

Халык саны

1926 елда – 37,
1938 елда – 221,
1949 елда – 217,
1958 елда – 137,
1970 елда – 157,
1979 елда – 43,
1989 елда – 4,
2002 елда – 2,
2010 һәм 2017 елларда – 7 кеше (татарлар).