Мөселманнар комитеты, соңрак Бөтенроссия мөселманнарының Милли Шурасы (Милли Шура) башлангыч органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1917 елның 2 июленнән 1918 елның 4 апреленә кадәр һәм 1918 елның август уртасыннан 5 сентябренә кадәр — «Корылтай», 1918 елның 8 апреленнән 23 маена кадәр «Алтай» исемендә нәшер ителә.

«Милләт» басмаханәсендә барлыгы 90 саны чыга.

Наширләре — «Корылтай» ширкәте һәм Г.Әлмәтов.

Мөхәррирләре — Ф.Туктаров, Г.Сәйфелмөлеков, Г.Баттал, Н.Мөхтәров.

Газетада Х.Әбелхан, С. һәм Ш.Алкиннар, Ф.Әхмәтов, Җ.Вәлиди, Г.Газиз (Гобәйдуллин), Н.Хәлфин, Г.Шнаси һәм башкалар хезмәттәшлек итә.

Февраль революциясеннән соң әйдәп баручы татар басмаларының берсе.

Юнәлеше

Редакция милли бергәлек лозунгларын яклап чыга, үзенең сыйнфый булмаган, гомуммилли позицияләрен белдерә. Федератив-демократик республика һәм милли-мәдәни автономия идеяләрен пропагандалый; пролетариат диктатурасы һәм Россиянең социализм юлыннан үсү мөмкинлеге турындагы тәгълиматны кире кага.

Басма Вакытлы хөкүмәт эшчәнлеген яклый, мөселманнарны аны хупларга чакыра, большевикларны 1917 елгы канлы Петроград вакыйгаларын оештыруда гаепли.

Редакция Октябрь революциясе һәм большевикларның аннан соңгы эшчәнлекләренә тискәре карашта була. Большевикларның милли мәсьәләне чишү моделе һәм мөселман комиссариаты оештыру эшчәнлеге кискен тәнкыйтьләнә.

Газета Милли Шура һәм Милли Идарәне чыннан да милли оешмалар дип саный; большевикларны демократик милли оешмаларны тар-мар итүдә гаепли. Милли Идарәнең юкка чыгарылуын тарихта татар милли хәрәкәтенә иң авыр һөҗүм итү дип исәпли. 1918 елда шундый карар чыгарган М.Вахитов «милли хәрәкәтне изүче» дип атала. 1918 елның 22 мартындагы Татар-Башкорт республикасы турындагы нигезләмә «Корылтай» тарафыннан Идел-Урал штатын төзү юлындагы киртә дип бәяләнә.

Басма хакимиятләр тарафыннан ябыла, Ф.Туктаров, Г.Сәйфелмөлеков, Г.Әлмәтов һәм Җ.Вәлиди кулга алына. Апрельдә Г.Баттал мөхәррирлегендә «Алтай» газетасы чыга башлый, ул да Казан Советының мөселман комиссариаты тарафыннан яптырыла.

Чех-словак корпусы һәм КОМУЧ халык армиясе Казанны алганнан соң, газета «Корылтай» исеме белән яңадан чыга башлый (мөхәррире — Г.Баттал, 10 сан).

КОМУЧның махсус вәкиле, Казан губернасы буенча аның урынбасары И.Алкин эшчәнлеге турында язмалар басыла. Большевикларга каршы лозунглар пропагандалаган һәм хакимиятне Учредительләр җыенына бирүне таләп иткән, татарлар арасында агитация алып барган, шулай ук күпсанлы җыелыш һәм митинглар үткәргән Мөселман коллегиясенең эшчәнлеге яктыртыла. Яңадан торгызылган җирле хакимият органнары һәм идарәләре эше турында язмалар басыла, шул исәптән Казан шәһәр думасы, аеруча аның гласныйларыннан мөселманнар: С.Алкин, Г.Әлмәтов, Р.Дәминов, В.Ибраһимов, Г.Исхакый, С.Максуди, А.Мостафин, Ф.Туктаров, Н.Хәлфин, Ш.Шәкүров һәм башка эшчәнлегенә урын бирелә.

«Корылтай» газетасында Казан вәкилләре катнашында Чиләбе шәһәрендә узган Дәүләт киңәшмәсе һәм Уфада үткәрелгән Бөтенроссия төрки-татар конференциясе материаллары шәрехләнә.

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (Альбом). 1905–1925. Казан, 1926;

Мухарямов М.К. Октябрь и национальный вопрос в Татарии. Казань, 1958;

Хайрутдинов Р.Г. На путях к советской автономии. Казань, 1972;

Насыров Т.М. Октябрь и печать Татарии. Казань, 1975;

Исхакый Г.  Солых хәйәте әгъзасы Фуад бәк Туктар вафат // Татарстан. 1993. № 3;

Насыйров Т.М. Гражданнар сугышы чорындагы большевистик булмаган татар матбугаты // Гасырлар авазы – Эхо веков. 2001. № 3/4;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Т.М.Насыйров