Тарихы

Авылга 1965 елның 17 июнендә Савгач (Новопоселённая Савгачева; XVIII йөз уртасына кадәр нигезләнә) һәм Атлашкино (Урта Саурыш; XVIII йөз уртасында нигезләнә) авылларының кушылуы нәтиҗәсендә нигез салына.

1860 елларга кадәр ике торак пунктның да халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1871 елда Атлашкино авылында Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе, 1912 елда Савгач авылында бер класслы катнаш чуаш земство мәктәбе ачыла.

XX йөз башында Атлашкинода 2 вак-төякләр кибете, ярма яргыч, йон тетү йорты эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире Атлашкино авылында 1053 дисәтинә һәм Савгач авылында 695 дисәтинә тәшкил итә. Торак пунктлар Саурыш авылы Христово-Рождество чиркәве приходына карый.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр ике авыл да Казан губернасының Чистай өязе Яңа Әдәм волостена керә, 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Урмандәй авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда Савгачта “Малалла” колхозы, 1931 елда Атлашкинода – Карл Маркс исемендәге колхоз оештырыла. 1951 елда “Алга”, “Октябрь” (Кече Акташ поселогы) һәм Карл Маркс исемендәге колхозлар (Атлашкино авылы) Карл Маркс исемендәге колхозга берләшә. 1995−2006 елларда Карл Маркс исемендәге күмәк предприятие.

Халкы күбесенчә крәстиян фермерлык хуҗалыкларында эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет властенең беренче елларында Савгачта башлангыч мәктәп ачыла, 1927 елда – җидееллыкка, 1933 елда – тулы булмаган урта мәктәпкә, 1965 елда – урта мәктәпкә (1970 елда яңа бина төзелә), 1997 елда – чуаш гимназиясенә (1991 елда яңа бина төзелә), 2012 елда урта мәктәпкә үзгәртелә.

1951 елда Савгачта участок хастаханәсе ачыла, 1964 елда ябыла.

Хәзер авылда балалар бакчасы (1984 елдан), мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар.

2011 елдан мәдәният йорты каршында “Яшь йөрәкләр” фольклор коллективы эшли.

Авыл янында археология истәлекләре табыла: 6 авыллык һәм шәһәрлек (монголларга кадәрге чор Болгар истәлекләре); күфи стиле белән язылган кабер ташы (Атлашкино авылы территориясендә, гомуми Болгар истәлеге); курганнар төркеме (вакыты билгесез).

Күренекле кешеләре

Т.Д.Алексеев (1896−1969) – дирижер һәм хор коллективлары оештыручы, хокук белгече, Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты президиумы каршында Чуаш АССР Вәкиллегендә вәкил урынбасары (1921−1937 еллар);

И.М.Степанова (1968 елда туган) – педагог, Аксубай районы тарихы буенча китап авторы, Чуаш Республикасының Язучылар берлеге әгъзасы;

Н.А.Телешева (2922 елда туган) – Аксубай районының мактаулы гражданы, Бөек Ватан сугышында катнаша, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры.

Халык саны

1782 елда Савгачта – 75 ир заты (Атлашкино авылында – 82);
1859 елда – 439 (472),
1897 елда – 302 (576),
1908 елда – 421 (671),
1920 елда – 479 (684),
1926 елда – 400 (653),
1938 елда – 502,
1949 елда – 427,
1958 елда – 431,
1970 елда – 449,
1979 елда – 718,
1989 елда − 754,
2002 елда – 672,
2 10 елда − 672,
2015 елда – 690 кеше (чуашлар).