- РУС
- ТАТ
1884 елның 19 июле, Омск шәһәре — 1932 ел, Ставрополь шәһәре.
Казан университетын тәмамлаганнан соң (1909), шунда ук эшли (1912 елга кадәр).
Саратов губернасы күлләрен өйрәнә, Турухан краенда күп кенә экспедицияләрдә була, Казан университеты музее коллекциясен 16 исемдәге балык, 148 исемдәге кош, 5 исемдәге имезүче, шулай ук күп кенә суалчан һәм кысласыманнар белән тулыландыра.
Казан университеты музеендагы умырткалы хайваннарның беренче систематик каталогын (т. 1–2, 1907–1909) төзүдә катнаша.
1912–1931 елларда Тамбов, Алма-Ата, Омск (Себер авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институты профессоры) һ.б. шәһәрләрдә укыта.
1931–1932 елларда Казан университетының умырткалылар зоологиясе кафедрасы мөдире.
1932 елда Ставропольгә күчеп китә.
Хезмәтләре кошлар һәм имезүчеләр зоологиясе һәм зоогеографиясенә карый.
Казан университеты каршындагы табигыятьчеләр җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы (1910 елдан).
По озеру Зайсану и окрестным степям // Сиб. природа. 1922. № 2;
Зоологические экскурсии по березнякам сибирской лесостепи. // Тр. Сиб. пед. биостанции. 1928. Вып. 1;
Материалы к изучению орнитофауны озера Чаны и его окрестностей // Тр. Сиб. института с.-х. и лесоводства. 1930. Т. 13, вып. 1.
Автор – В.И.Гаранин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.