Эчтәлек

Ерак үткәннәргә барып тоташа; сүзнең сакраль-сихри мәгънәсенә нигезләнә. Гадәттә, кемнеңдер рәхмәтсезлеге аркасында рәнҗетелгән, явызлыгыннан зыян күргән кешенең аңа карата үпкәсе, ачуы, аннан үч алу теләге чагылышы.

Татар фольклорында каргышның тотрыклы тезелмәләре күзәтелә: «Кулы череп аккыры», «Ашаткан ашларым, иткән яхшылыкларым тотсын» һ.б.

Гадел булмаган каргышларны кире кагу сүзләре дә бар: «Авызыңнан җил алсын, илтеп куеныңа салсын», «Каргышыңа — каргышым», «Каргышың казык башына» һ.б.

Кайвакыт кемгә дә булса килгән афәтләрне нәкъ менә каргышлар белән аңлаталар. Кайбер әкият һәм риваятьләрдә сый-хөрмәт күрсәтелмәгән яисә үпкәләтелгән юлаучы каргышы («Алтмыш өйле Көтернәс алты өйгә калса иде»), Шүрәле каргышы («Шүрәле каргаган авыл») аркасында кешесез калган авыллар турында бәян ителә.

Ана каргышы иң авырлардан һәм котылгысызлардан санала («Сак-Сок» бәете).

Каргыш жанры Х.Ш.Мәхмүтов тарафыннан өйрәнелә.

Әдәбият  

Татар халык иҗаты: Бәетләр. К., 1983;

Татар халык иҗаты: Риваятьләр һәм легендалар. К., 1987.

Автор — Ф.И.Урманчеев