- РУС
- ТАТ
? – 1558 елдан алда түгел, Мәккә шәһәре, Согуд Гарәбстаны.
Шәех Хәйдәрнең улы, Әхмәд ханның оныгы.
Тәхеткә нугай морзасы Исмәгыйльгә һәм рус гаскәрләре көченә таянып утыра.
Күрсәткән ярдәмнәре өчен Дәрвиш Гали хан русларга ел саен ясак түләргә вәгъдә бирә һәм патша Иван IV кә тугрылыкка ант итә.
Исмәгыйль тарафыннан үтерелгән Йосыф морза уллары белән берлектә 1555 ел Ямгурчы ханны җиңә. Исмәгыйльгә каршы сугышта алар җиңелүгә дучар була, һәм Дәрвиш Гали хан Хаҗитарханнан куыла. Шул ук елда Иван IV ярдәмендә яңадан тәхеткә утыра. Йосыфның уллары булышлыгында Мәскәү яклы аксөякләргә каршы көрәшә башлый, патша илчесе Мажуровны куып җибәрә һәм Хаҗитарханга төрек гарнизонын кертә.
1556 елда И.С.Черемисинов җитәкчелегендәге рус гаскәрләре Хаҗитарханны яулап алгач, Дәрвиш Гали хан шәһәрдән кача. Нугайлар һәм Кырым ярдәменә өмет итеп, баскыннарга каршылык күрсәтергә тырыша. Әмма Нугай Урдасындагы үзара каршылыклар һәм 1558 елгы ачлык көчләрне берләштерергә комачаулый. Соңрак Дәрвиш Гали хан Азакка, аннан Мәккәгә китә.
Курбский А.М. История о Великом князе Московском. СПб., 1913;
Английские путешественники в Московском государстве в XVI веке. М.–Л., 1937.
Автор – И.Л.Измайлов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.