Тарихы

XVIII йөз башында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Новопоселенная Чебоксарка, Чебоксарка исемнәре белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында чиркәү-приход мәктәбе (1895 елдан), 2 җил тегермәне, 3 бакалея кибете була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1553 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Изгар волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чистай, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Армия, 1958 елның 23 маеннан – Чистай, 1983 елның 26 апреленнән – Яңа Чишмә районында.

Хәзер – Чабаксар авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Хунар» колхозы оештырыла. 1950 елдан авыл – берләштерелгән Калинин исемендәге колхозның (аңа шулай ук Благодаровка, Татар Алкины, юкка чыккан Чудиновка поселоклары, Новая Деревня авылы хуҗалыклары керә) үзәк утары.

1957 елдан – «Алга» совхозының 3 нче бүлекчәсе (үзәк утары – Чистай районының Изгар авылы), 1974 елдан – «Закамский» совхозы (үзәк утары – Благодаровка поселогы, 1992 елгы мәгълүматлар буенча, үзәк утар Чуаш Чабаксары авылына күчерелгән), 1995–2004 елларда «Закамский» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, хәзерге вакытта «Игенче» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Тихонова А.Е.» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Тулы булмаган урта мәктәп (1992 елдан), «Колосок» балалар бакчасы (1978 елдан; 2005 елдан яңа бинада), мәдәният йорты (1985 елдан), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (1978 елдан); мәдәният йорты каршында «Илем» җыр һәм бию ансамбле (1993 елдан; 2002 елдан – халык ансамбле, оештыручысы – В.А.Охотников), «Родничок» балалар фольклор коллективы (2015 елдан) эшли. 2019 елдан авылда ел саен Республика «Выля, хут купас» («Уйна, гармун») чуаш халык иҗаты фестиваль-конкурсы уздырыла.

Авыл янында археология истәлекләре – Чуаш Чабаксары II авыллыгы (монголларга кадәрге чор болгар истәлеге), Чуаш Чабаксары курганы (гомумболгар истәлеге) табыла.

Күренекле кешеләре

П.И.Иванов (1892–1968) – психолог, профессор, Үзбәк ССРның атказанган фән эшлеклесе;

Н.М.Охотников (1860–1892) – миссионер, этнограф, Идел буенда яшәгән чуашлар һәм башка халыкларның мәгариф системасы эшлеклесе.

Халык саны

1782 елда – 44 ир-ат;
1859 елда – 398,
1897 елда – 561,
1908 елда – 665,
1920 елда – 726,
1926 елда – 742,
1938 елда – 594,
1949 елда – 442,
1958 елда – 600,
1970 елда – 567,
1979 елда – 471,
1989 елда – 430,
2002 елда – 414,
2010 елда – 330,
2020 елда – 341 кеше (чуашлар).