Эчтәлек

Үзәк Азиядә һәм Себердә кулланылган борынгы төрки рун язуы (Орхон-Енисей ташъязма ядкәрләре) Көнчыгыш Европада кулланылган рун язмаларыннан аерылып тора. Орхон язмаларының серен Дания тел галиме В.Томсен ача (1893 ел). Әлеге язуларны Россия тюркологы В.В.Радлов та өйрәнә; ул 1894 елда Россия Фәннәр академиясенә VIII йөздә язылган Күлтәгин язмасын укуы турында белдерә һәм үзенең ачышын академиягә тәкъдим итә.

Иң борынгы рун алфавиты согдий язуы җирлегендә барлыкка килә, ә ул, үз чиратында, арамей язуына барып тоташа. Согдий язуы төрки телләрнең фонетик һәм морфологик төзелешенә җайлашу процессында зур үзгәрешләр кичерә. Рун язуының барлыкка килү урыны һәм вакыты әлегә ачыкланмаган.

Белгечләр фикеренчә, рун язуы өч үсеш баскычы үтә: 1) архаик ядкәрләр – Җидесу (VI–VIII йөзләр) һәм Енисей (VI–X йөзләр); 2) классик (Төрки каганлык ядкәрләре, VIII йөзнең 1 нче яртысы); 3) соңгы (Уйгыр каганлыгы (VIII–IX йөзләрнең 2 нче яртысы) һәм Көнчыгыш Төркестан (IX йөз) ядкәрләре).

Рун алфавиты морфологик принципка нигезләнгән һәм фонемаларның дифференциаль билгеләре системасын чагылдыра. Алфавитта, региональ һәм хронологик вариантларын да кертеп, 40 тан артык графема бар. Борынгы төрки рун язуының үзенчәлеге – күпчелек веляр һәм палаталь тартыкларның мөстәкыйль хәреф парлары бар. Сигез сузык биш тамга белән белдерелә. Сүзләрнең калын яки нечкә сузык белән әйтелеше тартык аваз өчен нинди хәреф кулланылуга бәйле. Борынгы төрки рун язуы – консонант язу системасы. Язулар горизонталь юлларда урнашкан, өстән аска һәм уңнан сулга укыла. Енисей һәм Орхон ядкәрләренең графикасы аерыла. Бу ядкәрләрнең фонетик системасына хас гомуми билге – аларның төрки телләрнең д-төркеменә каравы. Борынгы рун ядкәрләрен өйрәнү дәверендә текстлар тюркологлар (В.В.Радлов, П.М.Мелиоранский, С.Е.Малов, В.Томсен, В.Банг, Х.Н.Оркун һ.б.) тарафыннан төрлечә укыла. Моның сәбәпләре – борынгы төрки рун язуы ядкәрләренең бер-берсеннән хронологик ераклыгы һәм борынгы төркиләр теленең авазлар системасы турында фаразлы күзаллаулар яшәүгә бәйле.

Рун язуыннан тыш, борынгы төркиләр манихей һәм брахми шрифтларыннан да файдаланганнар. Идел буенда рун язуы үрнәкләре ташларда, тәңкәләрдә, металл көпшәләрдә табыла.

Әдәбият

Малов С.Е. Памятники древнетюркской письменности. М.–Л., 1951;

Кононов А.Н. Грамматика языка тюркских рунических памятников (VII–IX вв.). Л., 1980;

Мөхәммәди Ә. Һуннар һәм туран язмалары. Казан, 2002;

Thomsen A. Steins Manusckripts in Turkisch «Runic» Seript from Miran and Tun-huang. L., 1912;

Radloff W. Die altturkischen Inschriften der Mongolei, Neue Folge. St.-Pb., 1897.                              

Автор – В.Х.Хаков