Биографиясе

1828 елның 12 июле, Саратов шәһәре — 1889 елның 17 октябре, шунда ук.

1856–1862 елларда «Современник» журналы җитәкчеләренең берсе. «Нәрсә эшләргә?» («Что делать?», 1863), «Пролог» (1869) романнары авторы.

Саратов семинариясендә укыган елларда (1842–1845) профессор Г.С.Саблуков җитәкчелегендә татар телен өйрәнә, Саратов губернасының татар чыгышлы топонимнарын тикшерә, татар-рус кулъязма сүзлеген (1200 сүз) төзи.

Чернышевский патша хөкүмәтенең колонизаторлык сәясәтенә каршы чыга, Россиядәге милли хәрәкәт һәм милли проблемалар белән кызыксына. В.А.Сбоевның татар халкын киная белән тасвирлаган «Казан губернасы крәстияннәренең тормышы турында» («О быте крестьян Казанской губернии», 1856) брошюрасын тәнкыйтьләп чыга. Н.Бергның «Төрле халыкларның җырлары» («Песни разных народов», 1854) мәкаләсен, А.Ф.Гильфердингның «Славян теленең санскрит теле белән үзара охшашлыгы-якынлыгы турында» («О сродстве языка славянского с санскритским», 1854) китабын өйрәнеп, Чернышевский милли тематиканы тикшергәндә тенденциозлык һәм кимсетеп карау чагыла дип билгели. «Философиядә антропологик принцип» («Антропологический принцип в философии», 1860) хезмәтендә Чернышевский, рус галимнәреннән беренчеләрдән булып татарлар килеп чыгышының монгол версиясен шик астына куеп: «...хәзерге Кырым, Казан, Оренбург татарлары арасында Батый сугышчыларыннан чыккан бер генә кеше бар микән... хәзерге татарлар — руслар кебек Батый тарафыннан буйсындырылган, аңа кадәр шушы җирләрдә яшәгән кабиләләр нәселе... «татарлар» термины белән яулап алучыларны гына түгел, ә буйсындырылган халыкны да атый башлыйлар, ул «болгарлар» терминын кысрыклап чыгара», дип яза. Шәрекъ төсмере «Нәрсә эшләргә?» романында да бар — баш геройның Рахметов фамилиясе төрки «рәхмәт» сүзеннән ясалган. Бер фараз буенча, Рахметов образында нәселе татар ханзадәсе Ослам Бахметка барып тоташкан Саратов алпавыты П.А.Бахметевның кайбер чалымнары чагыла.

Чернышевский 1850–1864 елларда берничә тапкыр Казанга килә. Аның карашлары татар мәгърифәтчеләре Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Г.Ильясиның дөньяга карашларына йогынты ясый, аларга Чернышевскийның милләт, милли тарих һәм мәдәният, халыклар тигезлеге мәсьәләләренә демократик карашлары якын була. Чернышевский татар эстетик фикере үсешенә дә тәэсир итә. Аның хезмәтләрен Г.Тукай укый, Х.Ямашев, Г.Колахмәтов өйрәнәләр.

Әсәрләре        

Полное собр. соч.: В 15т. М., 1939–53; 

Письма без адреса. М., 1979.

Әдәбият           

Демченко А.А. Н.Г.Чернышевский: Научная биография: В 4 ч. Саратов, 1978–94; 

Абдуллин Я.Г., Фасеев К.Ф. Н.Г.Чернышевский и татарская общественная мысль. К., 1978; 

Н.Г.Чернышевский в воспоминаниях современников. М., 1982.

Автор — В.Н.Крылов