Географик урыны

Татарстан Республикасының көнчыгышында урнашкан. Азнакай районы Башкортстан Республикасы һәм Татарстанның 5 районы: Әлмәт, Бөгелмә, Мөслим, Сарман һәм Ютазы районнары белән чиктәш.

Гомуми мәгълүмат

Район 1931 елның 30 октябрендә оештырыла.

Үзәге – Азнакай шәһәре.

Мәйданы – 2141 кв.км.

2017 елда халкы – 62602 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча татарлар – 80,8%, руслар – 14,9%)

Район 77 торак пунктны берләштерә.

Тарихы

1920 елга кадәр Азнакай районы территориясе Самара губернасының Бөгелмә өязенә, 1920–1930 елларда – ТАССРның Бөгелмә кантонына, 1930–1931 елларда Тымытык районына керә.

Тымытык районы 1930 елның 10 августында оештырыла. 37 авыл советы, 111 торак пункт була, аларда 49225 кеше яши, шул исәптән татарлар – 44687, руслар – 4538.

1931 елның октябрендә Тымытык районы үзәге Азнакай авылына күчерелә һәм район Азнакай районы дип үзгәртелә.

Районның чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәрә. 1940 елда мәйданы – 1016 кв.км, халкы – 24,8 мең кеше тәшкил итә, 18 авыл советы, 37 торак пункт исәпләнә.

1958 елда Азнакай районына Тымытык районының (1935 елда яңадан оештырыла) бер өлеше керә.

1960 елда районның мәйданы –  1631,1 кв.км, составында 2 поселок советы (шәһәр тибындагы Азнакай һәм Актүбә поселоклары), 15 авыл советы, 77 торак пункт керә.

ТАССРда административ берәмлекләрне эреләндерү нәтиҗәсендә, 1963 елның 1 февралендә Азнакай районы таркатыла, территориясе Әлмәт районына кушыла. 1963 елның 27 августында Азнакай, Актүбә, Ак Түбә торак пунктларыннан махсус Азнакай сәнәгать районы оештырыла.

Азнакай сәнәгать районы территориясен, Әлмәт һәм Бөгелмә районнары территорияләренең бер өлешен кертеп, 1965 елның 12 гыйнварында Азнакай районы яңадан торгызыла. 1966 елда мәйданы – 2183 кв.км, халкы – 56,7 мең кеше, 2 поселок советы, 19 авыл советы, 101 торак пункт исәпләнә.

2015 елда районның мәйданы – 2141 кв.км, халкы – 28551 кеше (район үзәгендәге халык санын кертеп – 63271 кеше). 2002 елгы халык исәбе буенча районда 31273 кеше яши (район үзәгендәге халык санын кертмичә); шулардан татарлар – 80,8%, руслар – 14,9%. 2015 елда шәһәр халкы – 9129 кеше, авылларда 19431 кеше яши (халыкның уртача урнашу тыгызлыгы 1 кв.км га 13,6 кеше).

Административ-территориаль бүленеш

Район составында 1 шәһәр (шәһәр тибындагы Актүбә поселогы) һәм 26 авыл җирлегенә бүленгән 77 торак пункт керә:

  • Әгерҗе (Әгерҗе, Мәнәвез авыллары),
  • Әлкәй (Әлкәй, Кызыл Сукачы авыллары),
  • Әсәй (Әсәй, Митрәй авыллары),
  • Балтач (Балтач авылы),
  • Бирючевка (Бирючевка, Түбән Соколка авыллары, Баланлы поселогы),
  • Вахитов (Победа, Загорье һәм Заречье поселоклары, Константиновка, Чәкән авыллары),
  • Югары Эстәрле (Югары Эстәрле, Түбән Эстәрле),
  • Илбәк (Илбәк, Ирекле һәм Тархан авыллары, Тырыш поселогы),
  • Кәкре Елга (Кәкре Елга, Кәтем авыллары, Якты Юл поселогы),
  • Карамалы (Карамалы, Октябрь Буләге һәм Таллыбуләк авыллары),
  • Мәлбагыш (Мәлбагыш һәм Түбән Якый, Елгабаш һәм Каменка авыллары, Танай поселогы),
  • Мәсгут (Мәсгут, Яхшыбай авыллары),
  • Микулин (Микулин, Йолдыз, Александровка, Владимировка һәм Дмитриевка авыллары, Благодатный поселогы),
  • Сәпәй (Сәпәй, Мачаклыбаш авыллары),
  • Сарлы (Сарлы, Буләк, Сөендек авыллары),
  • Сукаеш (Зур Сукаеш, Банки Сукаеш, Курайлы Елга, Түбән Сукаеш),
  • Татар Шуганы (Татар Шуганы авылы),
  • Туйкә (Туйкә, Карамалы Елга авыллары, Камышлы Күл поселогы),
  •  Тымытык (Тымытык, Күктәка, Әгер авыллары),
  • Уразай (Уразай авылы),
  • Урманай (Урманай авылы, Беренче Май поселогы),
  • Урсай (Урсай, Мөслим авыллары),
  • Үчәлле (Үчәлле, Ишкәй (Тәкмәле), Яктыкүл авыллары, Кызыл Йолдыз поселогы),
  • Чалпы (Чалпы, Камышлы, Балан-Бүләк, Ирекле авыллары),
  • Чемодурово (Чемодурово, Алфёровка, Тетвель авыллары),
  • Чубар Абдул (Чубар Абдул, Буралы, Митрофановка, Мәндәй авыллары).

Геологик төзелеше

Азнакай районы Кама-Агыйдел иңкүлегенә баскычлап төшүче Көньяк Татар гөмбәзенең Көнчыгыш сөзәклегендә урнашкан.

Геологик төзелешендә неоген системасының Акчагыл ярусы, Пермь системасының Уфа, Казан, Северодвинск яруслары утырмалары катнаша. Иң борынгы Уфа токымнары Ык елгасы һәм аның кушылдыклары үзәннәре буенда өскә чыга һәм сульфатлы-карбонатлы һәм комсу-балчыксыл катламнан тора.

Югары Казан утырмалары район территориясенең күпчелек өлешендә таралган һәм карбонатлы-балчыксыл катламнардан гыйбарәт.

Районның көньяк өлешендә Казан ярусы утырмалары кызгылт-, көрәнсу-, яшькелт-соры комсу-балчыксыл һәм карбонатлы Северодвинск утырмалары белән капланган.

Районның көнчыгыш өлешендә, Ык елгасының уңъяк сөзәклеге буенда неогенның алевритлы-балчыксыл токымнары ачыла. Бөтен җирдә Пермь һәм неоген утырмалары дүртенчел системаның балчыклы туфраклары һәм комнары белән капланган.

Рельеф

Азнакай районы баскычлы калкулыклы тигезлек (биеклеге 76 – 334,5 м) рәвешендәге Бөгелмә платосы чикләрендә урнашкан (Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының төньяк-көнбатыш өлеше).

Плиоцен һәм Түбән Казан чоры токымнарыннан торган түбән баскычы Ык елгасы үзәненең сулъяк калкулыгы һәм Эстәрле елгасы түбән агымының ике калкулыгы буенча сузылган. Берничә калкулыклы тигезлек белән катлауланган, 200–220 м биеклекләре булган урта плато (җиңелчә какулыклы, төпчек таулар белән катлауланган тигезлек) аеруча үсеш алган.

Абсолют биеклеге 321 м кадәр җиткән югары плато районның төньяк һәм төньяк-көнбатыш өлешендә сакланган, кече елгалар үзәннәре белән бүлгәләнгән. Аның тар, озынча сузылып киткән сыртлары тау исемен ала, мәсәлән Эстәрле елгасыннан 180 м биеклеккә күтәрелгән һәм 14 км сузылган Чатыр тау.

Плато рельефының эре формалары елга үзәннәрендәге кечерәк формалар - ерымнар һәм балкалар белән катлауланган. Эстәрле елгасы тамагы өлешендәге Ык елгасының беренче тугай өсте террасасы рельефы 80 м кадәр киңлектәге карст бүрәнкәләре тезмәсеннән гыйбарәт.

Файдалы казылмалар

Район территориясендә дөньядагы иң зур Ромашкино нефть чыганагының көнчыгыш өлеше урнашкан (1943 елда Шөгер нефть чыганагы буларак ачыла, 1946 елдан үзләштерелә). Районның көнчыгышы һәм көнбатышында берничә нефть ятмасы табыла, иң зурысы – 3 миллион тонна нефть запасы булган Мөслим нефть чыганагы – 1952 елда ачыла, 1998 елдан үзләштерелә.

Руда булмаган файдалы казылмалардан известьташ, ком, комташлар, комсу-вак чуерташ һәм балчыксыл чималлар, торф, дәвалау ләмнәре чыганаклары бар.

Климат

Климаты уртача континенталь, җәе салкынча һәм чагыштырмача дымлы, кышы уртача салкын һәм карлы.

Һаваның уртача температурасы 3,4°С, гыйнварда –12,8°С (абсолют минимум –48°С, 1978 ел), июльдә 19,1°С (абсолют максимум 38°С). Салкын булмаган вакыт озынлыгы (0°С тан югары тотрыклы температура) 122 көн дәвам итә.

Еллык явым-төшем күләме 505 мм, шул исәптән җылы вакытта 355 мм.

Тотрыклы кар капламы ноябрь ахырында ята, апрельнең икенче декадасында эреп бетә. Уртача биеклеге 38 см (21–60 см аралыгында тирбәлә).

Ел әйләнешендә җилләр көнбатыш (23%) һәм көньяк-көнбатыштан, кышын көньяк-көнбатыштан (29,1%) һәм көнбатыштан (22,9%), җәен көнбатыштан (21,9%) һәм төньяк-көнбатыштан (20,6%) исә.

Су ресурслары

Район җиреннән Ык, аның кушылдыклары Эстәрле, Мәллә һ.б. елгалар ага. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,24 км/кв.км.

Ык елгасы үзәне кискен ассиметрияле. Уң як калкулыклары текә, урыны белән структур террасалар чагыла. Сул ярында аллювиаль террасалар комплексы (тугай һәм 3 тугай өсте) үсеш алган.

Елга суының челлә вакытындагы уртача чыгымы 30 куб.м/с кадәр, уртача еллык чыгымы – 54 куб.м/с.

Ык елгасы тугаенда, аеруча аның сул ярында элеккеге елга юлында һәм карст убылулары нәтиҗәсендә барлыкка килгән күлләр күп (Зур Кизай һәм башкалар).

Туфрак

Җирләре элювиаль, элювиаль-делювиаль һәм делювиаль утырмалардагы типик, селтесезләнгән, карбонатлы кара туфраклар.

Алар арасында төрле астиптагы соры урман туфраклары, елга үзәннәрендә аллювиаль тугай туфраклары таралган.

Урман ресурслары

Азнакай районы территориясе урман-дала зонасында урнашкан. Киң яфраклы урманнар далаланган болыннар һәм далалы болыннар фрагментлары белән чиратлаша.

Кама аръягы өчен хас өрәңге, юкә, имән, шулай ук киң яфраклы катнаш усак, каен ясалма урманнары өстенлек итә.

Төп урман массивлары районның көнбатыш өлешендә Мәллә елгасы бассейнының сулъяк ярында, Азнакай шәһәреннән төньяктарак, районның көньяк-көнбатыш чиге янында Ык елгасының уңъяк ярында урнашкан (Чәкән аймагы).

Территориянең гомуми урманлылыгы 16,8%.

Дала үсемлекләре көньяк экспозициянең текә сөзәклекләрдә сакланган, солыча (типчак), кылган, йонча һәм төрле үләнчел үсемлекләр ассоциацияләреннән тора.

Фауна

Хайваннар дөньясында урман, дала һәм су яны хайваннары очрый.

Кошлардан гади таш чыпчыгы, сары чәперчек, гади солы чыпчыгы, кызылтүш, урман тугае, имезүче хайваннардан җирән тычкан, сары муенлы тычкан, ак куян, үр куян, төлке, сөркә-байбак, поши, ас, кабан дуңгызы, кәҗәболан, сусар һәм башкалар еш очрый.

Саклана торган территорияләр

Азнакай районының табигый саклаулык фондының гомуми мәйданы 4196 га (район территориясенең 1,93% ы).

«Чатыр Тау» (4149 га) комплекслы табигать тыюлыгы, Чатыр тау һәм Чәкән аймагын үз эченә ала. Чатыр тау (1972 елдан ТРның табигать истәлеге; мәйданы 130 га) – ТРның иң биек нокталарының берсе (321,7 м). 1772 елда академик экспедиция составында шушы җирләрдән үтеп барышлый Чатыр тауны һәм аның янындагы җирләрне П.С.Паллас тасвирлап калдыра: «Чалпыдан 10 чакрым узгач, Сукаеш авылы һәм кызгылт ләмнән торган ярлар арасыннан известьташ катламы өстеннән агучы Сукаеш елгасы янына килеп җиттек. Монда Уфалылар һәм Казан татарлары яши, авылларында мәчет бар. Соңрак кече Сукаешка, аннан соң Вәрҗәде елгасы ярында урнашкан зур татар авылы – Сәпәйгә килеп җиттек. Авылда мәчет бар, авылның исеме бер Башкорт исеменнән барлыкка килгән, нәселе вәкилләре хәзерге вакытта да шунда яши. Әлеге илдә юлның сул ягында һәм телгә алынган авылдан көнчыгышка таба,  Чатыр тау белән узышкандай, аңа таба күтәрелеп килгән  катламлы тау күренә”.

«Чәкән» аймагы (мәйданы 2073 га) – табигать истәлеге, Ык елгасы буенда куаларга (тәбәнәк бадәм, дала чиясе, буяу куагы, эт шомырты, гөлҗимеш һәм башкалар) бай нарат урманы. Тыюлык территориясендә сирәк очрый торган үсемлекләрдән: эре чәчәкле тәңкәяфрак, известь мәкәсе, Лессинг кылганы, матур җибәләй, каурый кылган, Исет ялмачасы, биек ярмабаш печән үсә. Бөҗәкләрдән: шәмәхә бал корты, кырмыска, адмирал, тасма күбәләк; кошлардан: каракош, дала торымтае һәм башкалар очрый.

Владимировка сөзәклеге табигать тыюлыгы (47 га) – Ямаш елгасының биек уңъяк ярында, Владимировка авылы янында урнашкан болынлы ташлы даланың уникаль биоценозы үрнәге. Тыюлык 1991 елда оештырыла. Дала үсемлекләренең 30 лап төре, шул исәптән тар яфраклы кылган, Альп кашкарые, кызыл гамбәрия чәчәге, иң гади оносма үсә. Тыюлыкта язгы адонисның ТРдагы иң зур популяцияләреннән берсе бар.

1978 елдан Эстәрле елгасы да – табигать истәлеге. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгыннан ага, елга башы урман массивында, Балтач авылыннан 7 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы Түбән Эстәрле авылыннан 1 км төньяк-көнчыгыштарак. Озынлыгы 53,3 км.

Эстәрленең 16 кушылдыгы бар, аеруча зурлары: Мәнәвез (13,6 км), Мәнәвез (13,8 км), Вәрҗәде (12,8 км) – сул, Чалпаймас (9,6 км), Сарсаз (13,6 км) – уң кушылдыклар. Бассейнда суының гомуми күләме 7 млн куб.м булган 13 буа бар. Эстәрле бассейнында Чатыр тау комплекслы табигать саклаулыгы урнашкан.

Азнакай районының үзәк өлешендә Азнакай аучылык тыюлыгы урнашкан (мәйданы 30 мең га, шул исәптән урманнар – 8,9 мең га). 1978 елда ТРда сирәк очрый торган сөркә-байбак төрен саклауны көчәйтү максаты белән оештырыла. Тыюлыкта поши, кабан дуңгызы, кәҗәболан, суер, соры көртлек саклана.

Икътисад

Азнакай районы – нефть сәнәгате нык үскән регион. Сәнәгать предприятиеләре, нигездә, Азнакай шәһәрендә һәм шәһәр тибындагы Актүбә поселогында урнашкан.

Нефть һәм газ чыгару предприятиеләре:

  • «Азнакайнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе,
  • «Бурение» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять филиалы Азнакай бораулау эшләре идарәсе,
  • «Татнефть-Азнакай РемСервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять,
  • Азнакай нефть кудырту станциясе,
  • «Геология» ябык акционерлык җәмгыяте,
  • «ННК-Геофизика» ябык акционерлык җәмгыяте,
  • «Азнакаевский горизонт» акционерлык җәмгыяте,
  • «Геотех» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Машина төзү һәм металл эшкәртү предприятиеләре:

  • «Нефтемаш» Азнакай заводы» акционерлык җәмгыяте,
  • «Перекрыватель» ябык акционерлык җәмгыяте,
  • «Техкомплект» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять һәм башкалар.

Азык-төлек сәнәгате предприятиеләре («Азнакай май заводы» акционерлык җәмгыяте, «Азнакай икмәге» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, «Азнакай азык-төлек комбинаты» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять), җиңел сәнәгать предприятиеләре («Азнакай киемнәре» акционерлык җәмгыяте); Тымытык авылында агач эшкәртү комбинаты бар.

Азнакай урман хуҗалыгы эшли.

Районда ит-сөт терлекчелеге, сарык асрау, умартачылык тармаклары алга киткән. Авыл хуҗалыгы җирләре 148 мең га били, шул исәптән 113 мең га – сөрүлек җир (2015). Сабан бодае, арыш, арпа, борчак, карабодай игелә; шикәр чөгендере үстерелә.

2015 елда районда 28 авыл хуҗалыгы предприятиесе исәпләнә (2001 елда – 35 авыл хуҗалыгы предприятиесе).

2015 елда Азнакай районының агросәнәгать комплексына 2 зур инвестор: «Союз-Агро» җаваплыгы чикләнгән җәмгыять һәм «Агросила-групп» ябык акционерлык җәмгыяте, 8 мөстәкыйль хуҗалык керә:

  • «Марс» җаваплыгы чикләнгән җәмгыять,
  • «Х.Мөстәкыймов исемендәге» җаваплыгы чикләнгән җәмгыять,
  • «Тукай» җаваплыгы чикләнгән җәмгыять,
  • «Чатыр тау» җаваплыгы чикләнгән җәмгыять,
  • «Таллыбүләк» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы,
  • «Чалпы» җаваплыгы чикләнгән җәмгыять,
  • «Эстәрле» җаваплыгы чикләнгән җәмгыять,
  • «Агропродукт» җаваплыгы чикләнгән җәмгыять.

Мәгариф

Мәгариф өлкәсендә 2015 елда районда 23 гомуми белем бирү учреждениесе (21 урта, 1 тулы булмаган, 1 башлангыч), аларның 14 филиалы (11 – татар телендә, 9 – рус-татар телендә, 3 – рус телендә укыта торган) эшли. Районда гимназия һәм лицей бар.

Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 2 махсус коррекция мәктәбе бар. 53 балалар бакчасы эшли.

Өстәмә белем бирү өлкәсендә балалар сәнгать мәктәбе һәм 3 музыка мәктәбе эшли.

Мәдәният

2015 елда Азнакай муниципаль районында 38 авыл мәдәният йорты, 3 авыл клубы, район-шәһәр Мәдәният сарае, шәһәр тибындагы Актүбә поселогында Ю.А.Гагарин исемендәге мәдәният сарае, 33 китапханә, 2 балалар сәнгать мәктәбе, Тымытык балалар музыка мәктәбе, 2 автоклуб, агиткультбригада, 14 халык иҗаты коллективы эшли.

Мәдәният сарае каршында эшләүче 8 үзешчән сәнгать коллективы халык коллективлары итеп таныла:

  • халык театры (җитәкчесе –Г.Ф.Җамалиева, халык коллективы исеме 1968 елда бирелә),
  • тынлы музыка уен кораллары халык оркестры (И.В.Сергеев, 1987 ел),
  • «Калинушка» вокаль ансамбле (Т.Ш.Хөсәенова,1987 ел),
  • «Тамчылар» балалар вокаль ансамбле (А.Р.Берсенева, 1987 ел),
  • «Миләш» хатынкызлар вокаль ансамбле (Г.Ф.Газизова, 2002 ел),
  • «Хатирә» ветераннар ансамбле (Р.И.Гыйләҗева, 2003 ел),
  • тальянчылар ансамбле (А.Ш.Хуҗин, 2004 ел),
  • «Жанашым» фольклор ансамбле (Г.М.Әхмәтҗанова, 2013 ел).

Тальянчылар ансамбле ел саен «Уйнагыз, гармуннар!» республика бәйрәмендә, Ф.Туишев исемендәге Республика тальянчылар һәм гармунчылар  конкурсында катнаша, 1994 һәм 2002 елларда лауреат исемен ала.

Тынлы музыка уен кораллары оркестры Бөек Җиңүнең 65 еллыгына һәм «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте оешуның 60 еллыгына багышланган Төбәк тынлы оркестрлар  фестивалендә III дәрәҗә дипломант исеменә лаек була.

«Җанашым» ансамбле Түбән Новгород шәһәрендә узган Өлкә татар мәдәнияте ачык  фестивалендә татар милли мәдәниятен саклау һәм популярлаштыру номинациясендә диплом белән бүләкләнә.

«Калинушка» ансамбле күп тапкырлар «Каравон» Бөтенроссия рус фольклоры фестивале дипломанты була.

«Хатирә» һәм «Калинушка» ансамбльләре Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган «Не стареют душой ветераны» Республика үзешчән сәнгать һәм халык иҗаты фестивалендә  лауреат булалар.

Шәһәр тибындагы Актүбә поселогында Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йорты каршында «Сударушка» халык вокаль ансамбле (җитәкчесе – Ю.Г.Хвалеев, 2013 ел), «Элегия» халык бию ансамбле (Е.А.Баландина, 2013 ел) эшли.

Тымытык авыл мәдәният йорты каршында халык театр коллективы (җитәкчесе –А.А.Курбаева, 2004 ел) һәм вокаль-инструменталь ансамбль (җитәкчесе – Л.М.Идрисова, 1992 ел); Урманай авыл мәдәният йорты каршында халык театр коллективы (җитәкчесе –Р.Д.Мофаздалова, 1991 ел); Әсәй авыл мәдәният йорты каршында «Өммегөлсем» халык фольклор ансамбле (җитәкчесе –Л.М.Сәйфиева, 1990 ел) эшли.

1992 елда Азнакайда муниципаль төбәк тарихы музее оештырыла, 1999 елның 18 маенда ачыла. 2015 елда музей төп фондында 6203 саклау берәмлеге исәпләнә. 

Музей башта биш катлы бинаның бер катлы янкормасында урнаша, 2015 елда ике катлы яңа бина төзелә. Музей комплексының мәйданы – 5255 кв.м. Халык өчен музей 2016 елның 13 августында ачыла. 5 залны биләгән экспозиция борынгы заманнардан алып хәзерге көннәргәчә тарихны чагылдыра.

Азнакай районында 45 мәчет (Азнакайда – «Ак мәчет», 1989 ел, «Зәңгәр мәчет», 2007 ел, «Азнакай нуры», 2014 ел; шәһәр тибындагы Актүбә поселогында – «Ислах»,«Газиз» мәчетләре, икесе дә – 2007 ел) һәм Изге Сергий Радонежский храмы (шәһәр тибындагы Актүбә поселогы, 2007 ел) эшли.

1930 елдан татар һәм рус телләрендә «Маяк» район газетасы нәшер ителә. Башта «Коммунага» («Коммуна») дип атала, 1965 елдан хәзерге исемдә.

Район территориясендә 40 археология истәлеге бар, аларның күпчелеге бронза гасырның буралы курган һәм Чиркәскүл культураларына карый. Районның төньягында урта гасырлар археология истәлекләре: әүвәлге чор урта гасырлар һәм Чиялек культурасы авыллыклары табылган.

Сәламәтлек саклау

Сәламәтлек саклау өлкәсендә Азнакайда һәм шәһәр тибындагы Актүбә поселогында үзәк район хастаханәсе һәм поликлиника, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе, 4 дәвалау амбулатория (шәһәр тибындагы Актүбә поселогы, Победа поселогы, Тымытык, Чалпы авыллары), 45 фельдшер-акушерлык пункты, «Азнакай» шифаханә-профилакторие эшли.

Спорт

Азнакай районында «Дельфин» су-сәламәтләндерү комплексы, «Юбилейный» спорт комплексы, «Чатыр тау Арена» спорт комплексы, чаңгы базасы, «Алтын Алка» боз спорт сарае, «Лидер» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, 11 хоккей клубы, «Бусидо» көрәш сәнгате мәктәбе эшли.

Спортчылар арасында күп тапкырлар дөнья чемпионатлары призерлары, атказанган һәм халыкара класслы спорт осталары бар.

Районның танылган кешеләре

Азнакай районында:

  • Советлар Союзы Геройлары Ф.Х.Әгълетдинов, Ә.И.Вәлиев, П.З.Манаков, И.М.Никитин;
  • Россия Федерациясе Герое И.Д.Дауди;
  • Социалистик Хезмәт Геройлары Г.М.Баһманов, А.Х.Булатов, Ә.Г.Гарипов, Ф.Ш.Кәримов, В.Х.Хаҗиәхмәтов;
  • генерал-лейтенан Т.Ә.Сәйфетдинов,
  • генерал-майор Ф.Г.Булатов;
  • сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләре Н.М.Мириханов, Ф.Ш.Сафиуллин;
  • фән һәм мәдәният эшлеклеләре Ф.З.Авзалов, Г.М.Әхмәдиев, Р.Г.Габдуллин, М.Б.Галиев, Р.М.Гарипов, А.Г.Гатауллин, И.С.Гыйләҗев, Ф.Ә.Зәкиев, Х.З.Кәримов, Ф.М.Латыйфуллин, А.Г.Нугайбәков, И.Ш.Сәйфуллин, Л.М.Солтанова, Ф.М.Хәкимова, И.Н.Хисамов, З.А.Хисаметдинова, Ф.А.Шәймәрданов, Ә.З.Шәрәфиев, А.Ф.Ягафаров, Т.Ялчыгол туган.

Азнакай районы белән Советлар Союзы Герое А.А.Казаков (1946–1950 елларда Кәкре Елга машина-трактор станциясендә директор), Социалистик Хезмәт Герое Г.Х.Хәсәншина (1936–1941, 1947–1954 елларда Сәпәй авылы участок хастаханәсендә эшли, в 1954–1970 елларда – Азнакай үзәк район хастаханәсендә бала тудыру бүлеге мөдире), СССР нефть сәнәгате министры Н.А.Мальцев (1956–1960 елларда «Азнакайнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе башлыгы) тормышлары һәм эшчәнлекләре бәйле.

Азнакай районының юкка чыккан авылларында туган кешеләр:

  • Н.Г.Ихсанова (1938 елда туган, Яңа Ташлыяр авылы) –ТАССРның, РФнең халык артисты, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты;
  • Е.П.Калинина (1929 елда туган, Холмовка авылы) – педагог, РФнең халык мәгарифе отличнигы, СССР мәгарифе отличнигы, 1948–1991 елларда Азнакай шәһәре мәктәпләрендә эшли, 1979 елдан – 3 номерлы мәктәп директоры;
  • Ә.Ш.Шакиров (1940 елда туган, Яңа Ташлыяр авылы) – РСФСРның һәм ТРның халык артисты, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты;
  • И.К.Шаматов (1950 елда туган, Зирекле Елга авылы) – икътисад фәннәре докторы, СанктПетербург идарә һәм икътисад академиясенең Казан филиалы профессоры.