Эчтәлек

Васильева Бужа авылы янында Казансу елгасы. Татарстанның Арча районы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Авыл Казан ханлыгы чорыннан билгеле.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек. Шулай ук мичкә ясау һөнәрчелеге тарала.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 112,2 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Арча волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Арча шәһәр җирлеге составына керә.

1930 елда авылда “Башак” колхозы оештырыла, 1949 елда “Ворошилов” исемендәге колхоз итеп, 1963 елда “Арча” җиләк-җимеш совхозы итеп үзгәртелә. 1993 елдан “Арча” күмәк предприятиесе, 2017 елдан “Үзәк” агрофирмасы”. Халкы кырчылык, терлекчелек, бакчачылык белән шөгыльләнә.

Авылда башлангыч мәктәп, балалар бакчасы (1993 елдан), фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Васильева Бужа авылы тирәсе. Татарстанның Арча районы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Халык саны

1782 елда – 51 ир заты;
1859 елда – 81,
1897 елда – 90,
1908 елда – 137,
1920 елда – 94,
1926 елда – 83,
1938 елда – 43,
1949 елда – 158,
1958 елда – 153,
1970 елда – 189,
1989 елда – 356,
2002 елда – 365,
2010 елда – 392,
2015 елда – 412 кеше (татарлар – 51%, руслар – 49%).