Корылай куганда шактый күләмдә сумала (составы буенча нефтькә якын) бирә.

Минераль (кальцит, доломит, гидрослюда, кварц һәм башкалар) өлеше органик (суүсемнәр, үсемлек калдыклары) өлешеннән күбрәк. Коңгырт яки соры төстә, кипкәч яссы юка кисәкләргә аерыла.

Сланец сумаласы белән исәпләгәндә дөньякүләм запас 550 млрд т тәшкил итә. Төп запаслары АКШ, Бразилия, Эстония, Россиядә (якынча 20 млрд т). Эстония, Кытай һәм РФдә сәнәгать күләмендә чыгарыла.

ТРның көньяк-көнбатышында мәйданы 1-12 км2 булган югары юра яшендәге 6 ятма ачыкланган, аларда янучан сланецлар катламының калынлыгы 0,13-1,27 м һәм запасы 59 млн т тәшкил итә; мезозой утырмаларында (түбән акбур, югары юра) якынча 25 млн т запас белән 2 чыганак ачыклана.

Янучан сланецлар катламының гомуми калынлыгы 7,5 м га, яну җылылыгы 5,5 МДж/кг га кадәр. Янучан сланецларның көллелеге 22,75 тән 85,71% ка кадәр, очучан компонентлар – 10,32-77,25%, күкерт – 0,67-7,9%, P2O5 – 0,34-1,05%, K2O – 1,38-2,26%, SO3 – 9,14%. Шулай ук составында микроэлементлар (Mn, Mo, Cu, Ni, Co, V) бар.

Идел һәм Зөя елгаларының субүләрендәге югары юра күмер-балчыклы сланецлары аеруча гамәли әһәмияткә ия.

Янучан сланецларның фосфоритлардан һәм глауконитлы комнардан турыдан-туры якын ятуы аларны ачык ысул белән бер үк вакытта эшкәртергә мөмкинлек бирә.

Янучан сланецлар ягулык буларак, комплекслы ашламалар җитештерүдә кулланыла; янучан газ, сыек нефть продуктлары (мазут), төзелеш материаллары алуда чимал булып тора; сланец көленнән химия продуктлары (фенол, ихтиол һәм башкалар) алалар.

Җир астыннан газ үткәрү юлы белән нефть һәм газ алу өчен чимал булырга мөмкин.