- РУС
- ТАТ
хакимият-хуҗалык эшлеклесе, РСФСРның атказанган авыл хуҗалгы хезмәткәре (1983)
1932 елның 6 мартында Балык Бистәсе районы Югары Мәшләк авылында туган.
1971 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
1970–1990 елларда «Масловский» (Балык Бистәсе районы) җиләк-җимеш совхозы директоры.
Аның җитәкчелегендә елына 5 млн шартлы банка җимеш консервлары һәм 1,5 мең т алма согы җитештерелә торган җиләк-җимеш эшкәртү заводы, 1100 баш мөгезле эре терлек өчен терлекчелек комплексы, бөтен уңайлыклары булган 248 фатирлы торак комплексы төзелә, авылга, җитештерүче объектларга газ кертелә, мәдәният йорты, урта мәктәп, 200 урынлы хезмәт һәм ял лагере һ.б. социаль-көнкүреш объектлары төзелә. Совхоз КПСС Үзәк Комитеты, СССР Министрлар Советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетларының (1986), РСФСР Министрлар Советы һәм ВЦСПСның (1987) күчмә Кызыл Байраклары; КПСС Үзәк Комитеты, СССР Мнистрлар Советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетларының Мактау грамоталары (1983, 1984) белән бүләкләнә; Бөтенсоюз Мактау тактасына кертелә (1986); СССР ВДНХсында катнаша.
Васильева 1982–1991 елларда Совет хатын-кызлары комитеты президиумы әгъзасы.
Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.