Авылга 1920 елларда нигез салына.

Административ-территориаль буйсынуы

Оешкан көннән ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 30 октябреннән – Азнакай, 1935 елның 10 февраленнән – Тымытык, 1958 елның 16 июленнән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Чалпы авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Октябрь» колхозы оештырыла, 1936 елда исеме «Баланлы Бүләк» дип үзгәртелә. 1959 елдан «Коммунага» (Чалпы авылы) колхозы составында, 1961 елда «Коммунизмга» дип үзгәртелә.

1990 мөстәкыйль «Баланлы Бүләк» колхозы оештырыла, 2002–2010 елларда «Баланлы Бүләк» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли (кырчылык, сөт-ит терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

1930 еллар ахырында авылда башлангыч мәктәп (1938 елда беренче директоры – Г.Зәйниев) эшли.

Авылда мәдәният йорты (1984 елда төзелә), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1938 елда – 389,
1949 елда – 302,
1958 елда – 286,
1970 елда – 247,
1979 елда – 203,
1989 елда – 128,
2002 елда – 148,
2010 елда – 106,
2015 елда – 121 кеше (татарлар).