- РУС
- ТАТ
Татарстанның Әгерҗе районындагы авыл. Әгерҗе шәһәреннән 78 км көньяк-көнчыгыштарак, Кады елгасыннан 1 км читтә урнашкан
1702 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Көек, Илморза исемнәре белән дә билгеле.
XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы асаба-башкортлар, типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук умартачылык, урман эше, көнлекчелек кәсепчелеге тарала.
1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет, 2 тегермән эшли.
XX йөз башында мәктәп, мәдрәсә (бинасы С.Һаҗиев акчасына 1875 елда төзелә) була.
Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1380,4 дисәтинә тәшкил итә.
1919 елга кадәр авыл – Вятка губернасының Сарапул өязе Исәнбай волостенда. 1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), декабреннән – Әгерҗе, 1924 елдан – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Красный Бор, 1960 елның 28 октябреннән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.
Хәзер Кадыбаш авыл җирлеге составына керә.
Халкы күбесенчә “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли.
Авылда фельдшер-акушерлык пункты (элеккеге мәдрәсә бинасында), клуб бар.
1816 елда – 144,
1859 елда – 217,
1890 елда – 579,
1905 елда – 837,
1920 елда – 727,
1926 елда – 524,
1938 елда – 518,
1949 елда – 286,
1958 елда – 307,
1970 елда – 758,
1989 елда – 146,
2002 елда – 117,
2010 елда – 105,
2015 елда – 97 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.