Эчтәлек

Авылга Казан ханлыгы чорында нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысыннан халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, мәчет, мәктәп, почта бүлекчәсе, җил тегермәне, тимерче алачыгы, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1011 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Шәмбалыкчы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Югары Ындырчы авыл җирлеге үзәге.

1930 елдан – Марат Кузин авыл хуҗалыгы артеле, 1931 елдан – “Тырышчы” колхозы, 1946 елдан – “Ындырчы” авыл хуҗалыгы артеле, 1948 елдан “Правда” авыл хуҗалыгы артеле, 1959 елдан – “Победа” колхозы, 1994–2004 елларда “Победа” авыл хуҗалыгы кооперативы, хәзерге вакытта “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1998 елда авылда тулы булмаган урта мәктәп ачыла, 2014 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә, 2015 елда ябыла.

Балалар бакчасы (1962 елдан), мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1998 елдан) бар.

Авылда төзекләндерелгән “Изгеләр чишмәсе” (ак таштан куб формасында ясалган корылма, аңа татар милли бизәкләре төшерелгән; XX йөз башында куела) бар.

Халык саны

1782 елда – 115 ир заты;
1859 елда – 508,
1897 елда – 867,
1908 елда – 1047,
1920 елда – 866,
1926 елда – 729,
1938 елда – 562,
1949 елда – 481,
1958 елда – 448,
1970 елда – 386,
1979 елда – 313,
1989 елда – 253,
2002 елда – 290,
2010 елда – 274,
2015 елда – 261 кеше (татарлар).