Авылга XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук он тарту, тимерчелек һәм йон-тукыма ману кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, чиркәү-приход мәктәбе (1900 елда ачыла), 3 су һәм 5 җил тегермәне, 2 ярма яргыч, 2 тимерче алачыгы, йон-тукыма ману йорты, 7 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1787 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Иске Барыш волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Зур Күккүз авыл җирлеге составына керә.

1930 елдан – “Ашлы күл” авыл хуҗалыгы артеленә, 1948 елдан – Микоян исемендәге колхоз, 1953 елдан – “Кызыл Байрак” колхозы, 1959 елдан – Сталин исемендәге колхоз, 1962 елдан – “Дружба” колхозы, 1963–1986 елларда – “Гигант” колхозы, 1990 елдан – “Игенче” авыл хуҗалыгы кооперативы, 1994 елдан – “Игенче” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2004 елдан – “Әнәле” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2011 елдан “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Авылда балалар бакчасы, клуб, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет бар (1994 елдан).

Күренекле кешеләре

А.Х.Хәйруллина (1921–2004) – актриса, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1782 елда – 152 ир заты;
1859 елда – 758,
1897 елда – 1539,
1908 елда – 1766,
1920 елда – 1752,
1926 елда – 1285,
1938 елда – 812,
1949 елда – 618,
1958 елда – 523,
1970 елда – 426,
1979 елда – 599,
1989 елда – 311,
2002 елда – 249,
2010 елда – 213,
2015 елда – 199 кеше (татарлар, чуашлар).