Эчтәлек

Авылга XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Иске Ындырчы, Воскресенский исемнәре белән билгеле. 1930 елларга кадәр Ындырчы дип атала.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда Воскресенское чиркәве, чиркәү-приход мәктәбе, җил тегермәне, ярма яргыч, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 626 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Тәтеш өязе Шәмбалыкчы волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Болын-Балыкчы авыл җирлеге составына керә.

1930 елдан – Будённый исемендәге авыл хуҗалыгы артеле, 1955 елдан – “Искра” колхозы, 1958 елдан – Чапаев исемендәге колхоз, 1964 елдан – “Ракета” колхозы, 1994 елдан – “Ракета” авыл хуҗалыгы кооперативы, 1999 елдан – Рәхимов исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы, 2003 елдан – “Башак” крәстиян-фермер хуҗалыгы, 2006 елдан Рәхимов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык белән шөгыльләнә.

Халык саны

1782 елда – 49 ир заты;
1859 елда – 190,
1897 елда – 340,
1908 елда – 430,
1920 елда – 402,
1926 елда – 500,
1938 елда – 278,
1949 елда – 230,
1958 елда – 129,
1970 елда – 71,
1979 елда – 90,
1989 елда – 9,
2002 елда – 7,
2010 елда – 4,
2015 елда – 4 кеше (руслар, чуашлар).