Авылга 1699 елга кадәр нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, 3 җил тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 808,9 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Тәтеш өязе Ильинка-Шонгат волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Табар Черкене авыл җирлеге составына керә.

1929 елдан – “Комсомол” авыл хуҗалыгы артеле, 1951 елдан – Калинин исемендәге авыл хуҗалыгы артеле, 1959 елдан – “Родина” колхозы, 1963 елдан – “Комсомол” колхозы, 1994 елдан – “Заря” авыл хуҗалыгы кооперативы, 2005 елдан “Табар” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты, “Черкен” мәчете (2006 елдан) бар.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла: Пүчинкә–Енай шәһәрлеге (имәнкискә культурасы), I–III Пүчинкә–Енай авыллыгы (имәнкискә культурасы).

Күренекле кешеләре

К.Г.Гыйниятов (1918–2001) – РСФСРның атказанган укытучысы;

Р.З.Хәбибуллин (1963 елда туган) – генерал-лейтенант, ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры (2007 елдан).

Халык саны

1782 елда – 55 ир заты;
1859 елда – 428,
1897 елда – 841,
1908 елда – 872,
1920 елда – 781,
1926 елда – 597,
1938 елда – 482,
1949 елда – 255,
1958 елда – 240,
1970 елда – 207,
1979 елда – 163,
1989 елда – 111,
2002 елда – 100,
2010 елда – 88,
2015 елда – 77 кеше (татарлар).