Авылга XVII йөздә нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, җил тегермәне, ярма яргыч, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 905 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Тәтеш өязе Иске Барыш волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Зур Күккүз авыл җирлеге составына керә.

1930 елдан – “Кызыл нигез” авыл хуҗалыгы артеле, 1948 елдан – Чкалов исемендәге авыл хуҗалыгы артеле, 1950 елдан – Тельман исемендәге  колхоз, 1959 елдан – Сталин исемендәге колхоз, 1962 елдан – “Дружба” колхозы, 1963 елдан – “Гигант” колхозы, 1990 елдан – “Үрнәк” авыл хуҗалыгы кооперативы, 2002 елдан – “Кызыл нигез” авыл хуҗалыгы кооперативы,  2003 елдан – “Апас” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2007 елдан – “Әнәле” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять,  2011 елдан “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда балалар бакчасы, клуб, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2002 елдан) бар.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла: I Кече Күккүз туктаулыгы (Казан яны культурасы), Iа туктаулыгы (энеолит), II туктаулык (неолит),  III–V туктаулыклар (неолит – бронза) авыллык (Алтын Урда чоры болгар истәлеге).

Күренекле кешеләре

И.К.Галиев (1937–2018) – медицина фәннәре докторы, РФнең атказанган табибе.

Халык саны

1782 елда – 79 ир заты;
1859 елда – 259,
1897 елда – 586,
1908 елда – 699,
1920 елда – 752,
1926 елда – 561,
1938 елда – 567,
1949 елда – 495,
1958 елда – 556,
1970 елда – 525,
1979 елда – 466,
1989 елда – 327,
2002 елда – 321,
2010 елда – 267,
2015 елда – 242 кеше (татарлар).