Эчтәлек

Авыл Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, 3 җил тегермәне, ярма яргыч, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 943 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Никифорово волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Олы Болгаер авыл җирлеге үзәге.

1930 елдан – “Болгар”, “Мәгариф”, “Яңа тормыш” колхозлары, 1958 елдан – “КИМ” колхозы, 1963 елдан – “Татарстан” колхозы, 1997 елдан – “Яңа тормыш” авыл хуҗалыгы кооперативы, 2004 елдан “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1926 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1981 елда – сигезьеллык, 1989 елда – урта, 2005 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә, 2017 елдан Борнаш мәктәбе филиалы.

Балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2003 елдан) бар.

Авыл тирәсендә археология истәлеге табыла – Кече Болгаер авыллыгы (имәнкискә культурасы, Алтын Урда чоры болгар истәлеге).

Халык саны

1782 елда – 73 ир заты;
1859 елда – 447,
1897 елда – 790,
1908 елда – 1020,
1920 елда – 948,
1926 елда – 732,
1938 елда – 727,
1949 елда – 580,
1958 елда – 493,
1970 елда – 509,
1979 елда – 472,
1989 елда – 377,
2002 елда – 337,
2010 елда – 310,
2015 елда – 295 кеше (татарлар).