Биографиясе

1925 елның 23 феврале, хәзерге Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсе, Яңа Юл районы Ниязбаш поселогы — 2004 елның 28 июле, шунда ук.

Ташкент юридик институтын тәмамлый (1947).

1943 елның мартыннан Кызыл Армия сафларында.

1943 елның сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 282 нче гвардия укчы полкында снайпер (37 нче армиянең 92 нче гвардия укчы дивизиясе).

Дала фронты гаскәрләре составында 1943 елның 30 сентябреннән 17 октябренә кадәр Днепр елгасын кичкәндә һәм Дериевка авылы (Украина ССР, Кировоград өлкәсе Онуфриев районы) янындагы плацдармда барган сугышта батырлык күрсәтә: снайпер винтовкасыннан дошманның 150 солдатын һәм офицерын юк итә; үзе яралана.

1944 елда демобилизацияләнә. Ташкентның Фрунзе районында прокурор ярдәмчесе, туган авылында укытучы булып эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000;

Джураев Т.Д. Верные сыны Родины. Таш., 1964;

Подвиг. Таш., 1980;

Березняк Н.Г. Герои Советского Союза — узбекистанцы. Таш., 1984;

Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.

Автор — М.З.Хәбибуллин