- РУС
- ТАТ
XIV йөздә яши.
«Харәзми» тәхәллүсенә караганда, чыгышы белән Харәземнән булса кирәк. «Китабе Гөлестан бит-төрки» җыентыгына кергән ике газәл (биш һәм җиде бәйттән торалар) һәм Алтын Урда шагыйрьләре әсәрләре тупланмасы булган «Ядкярнамә»гә кергән бер фәрд авторы буларак билгеле. Ике газәле дә мәхәббәткә багышлана: лирик герой сөйгәнен сагына, аның белән очрашырга омтыла; икесендә дә төрки-мөселман мифологиясенең танылган персонажлары (Искәндәр, Нух, Хозыр) бар. Газәленең берсенә Сәйф Сараи назыйрә яза. Фәрдендә Мәүләна Исхак яшәү һәм үлем турында уйлана: «Җәһан сәүгән кешенең күзләрен канәгать тулдырыр, үлсә — тупрак». Әсәрләре образлы, бай тел белән язылган.
Миңнегулов Х. Сәйф Сараи: Тормышы һәм иҗаты. К., 1976;
Сәйф Сараи. Гөлестан. Лирика. Дастан. К., 1999.
Автор — Х.Й.Миңнегулов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.