- РУС
- ТАТ
XVIII йөз башында Россия хөкүмәте кануннар белән татар аксөякләренең икътисади хокукларын чикли: Петр I нең 1713 ел 3 ноябрь һәм 1715 ел 12 июль указлары белән чукынмаган татарларның утарларын, биләмәләрен һәм крепостной крәстияннәрен тартып алырга күрсәтмә бирелә. Морзаларның бер өлеше православие кабул итә һәм рус феодаль сыйныфы составына керә, башкалары үзләренең җирләрен һәм крәстияннәрен югалталар. 1718 елда морзалар шулай ук корабльләр төзү өчен урман кисәргә, эшкәртергә һәм чыгарырга беркетеләләр (кара Лашманнар).
Соңрак алар салым түләүче катлауга күчереләләр. Шул рәвешле морзалар социаль статусларыннан һәм өстенлекләреннән мәхрүм ителәләр. Бу күренеш татар халкында татар аксөякләренең бөлгән яки ярлыланган вәкилләренә карата «чабаталы морзалар» кушаматы таралуда чагылыш таба.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.