Биографиясе

1939 елның 31 октябре, Приморье краеның Киров районы Киров поселогы — 2021 елның 14 октябре, Казан.

1961 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли.

1983 елдан Казан медицина институтында, биоорганик һәм биофизик химия кафедрасы мөдире (1998 елга кадәр).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре стереохимиягә, табигый кушылмалар химиясенә карый.

Племенков синтетик һәм табигый молекулаларның электрон һәм фәзаи төзелешен тикшерә. Циклик молекулаларда функциональ төркемнәрнең «бәйләнеш» һәм «фәза» аша үзара тәэсир итешүләрен микъдари сурәтли; ароматик кушылмалар рәтендәге төркемнәрнең электрон йогынтысын билгеләү өчен «парлылык-параллельлек» теоремасын чыгара һәм формалаштыра. Цикллы кушу реакцияләренең механизмнарын һәм синтетик мөмкинлекләрен билгели. Тиазин рәте гетероциклларын һәм төрле карбоциклларны синтезлау өчен киеренке циклоолефиннар катнашында Дильс-Альдер реакциясен куллана. Оешмачәчәклеләр семьялыгы үсемлекләренең фотохимиясе, монотерпен һәм сесквитерпеннарны химик модификацияләү, изопреноидның күкертле биологик актив кушылмаларын синтезлау буенча хезмәтләр авторы.

Хезмәтләре

Синтез караноидов с двумя сульфидными функциями из α- и β-тиоокисей 3-карена // Химия природных соединений. 1993. № 5 (автордаш);

Электронное и пространственное строение монофункциональных циклопропанов // Журн. органической химии. 1997. Т. 33, вып. 6;

Введение в химию природных соединений. К., 2001.

Әдәбият

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2004. Т. 3.