- РУС
- ТАТ
җырчы (лирик-драматик тенор), педагог
1870 еллар тирәсе, Одесса шәһәре — ?
1890 елда Киев театры сәхнәсендә беренче тапкыр Манрико партиясе («Трубадур», Дж.Верди) белән чыгыш ясый.
Җырчының репертуары үз эченә 50 дән артык опера партиясен ала. Рус композиторлары операларында төп партияләрне, шул исәптән Кащей («Үлемсез Кащей», Н.Римский-Корсаков) партиясен беренче башкаручы. Россия шәһәрләре (Одесса, Харьков, Вильно, Минск, Саратов, Екатеринбург, Мәскәү һәм башкалар) опера сәхнәләрендә чыгышлар ясый.
1900 елларда Казан шәһәре сәхнәсендә җырлый, Казан музыка училищесендә укыта. Укучылары арасында СССРның халык артисты М.Д.Михайлов бар.
Ф.А.Ошустович (к 20-летию сценической деятельности) // Рампа и жизнь. 1910. № 6.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.