Эчтәлек

Авыл 1646 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Никольский исеме белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт һәм дәүләт крәстияннәре катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук тегүчелек, тимерчелек, мичкә ясау, балта эше, өй җиһазлары ясау кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда полиция үрәтниге фатиры була, Никола чиркәве (1795 елда төзелә, ярым җимерек бинасы хәзергә кадәр сакланаган), земство училищесе (1897 елда ачыла), кредит ширкәте, 2 җил тегермәне, 2 тимерче алачыгы, май язу йорты, ярма яргыч, казна шәраб һәм 6 вак-төякләр кибете, пәнҗешәмбе саен базар эшли; 2 тапкыр ярминкә (8–10 июнь һәм 23–25 сентябрьдә) үткәрелә.

Авыл җәмәгатенең имана җире 971,7 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Никифоровка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Ишеев авыл җирлеге составына керә.

1930 елдан – “Свободный труд” колхозы, 1951 елдан – Горький исемендәге колхоз, 1959 елдан – Ильич исемендәге колхоз, 1964 елдан – Энгельс исемендәге колхоз, 1983 елдан – Фрунзе исемендәге колхоз, 1993 елдан – Фрунзе исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы, 2003 елдан – “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә.

1936–1958 елларда авылда МТС эшли.

Халык саны

1782 елда – 250 ир заты;
1859 елда – 649,
1897 елда – 937,
1908 елда – 933,
1920 елда – 649,
1926 елда – 608,
1938 елда – 503,
1949 елда – 432,
1958 елда – 258,
1970 елда – 100,
1979 елда – 54,
1989 елда – 36,
2002 елда – 11 (татарлар, руслар),
2010 елда – 1 кеше,
2015 елда – яшәүчеләр юк.