Эчтәлек

Авылга XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Семи-Ключи исеме белән билгеле.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда земство мәктәбе (1891 елдан), су тегермәне, казна шәраб һәм 2 бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 341 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Шәмбалыкчы волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1935 елның 5 гыйнварыннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Сатмыш авыл җирлеге составына керә.

1931 елдан – “Трудовик” авыл хуҗалыгы артеле, 1951 елдан – “Татарстан” колхозы, 1958 елдан – Тукай исемендәге колхоз, 1996 елдан – “Нур” авыл хуҗалыгы кооперативы, 2003 елдан – “Әнәле” авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2011 елдан “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

2012 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1782 елда – 83 ир заты;
1859 елда – 309,
1897 елда – 392,
1908 елда – 483,
1920 елда – 433,
1926 елда – 408,
1938 елда – 287,
1949 елда – 253,
1958 елда – 249,
1970 елда – 191,
1979 елда – 141,
1989 елда – 120,
2002 елда – 99,
2010 елда – 85,
2015 елда – 82 кеше (руслар, татарлар).