Эчтәлек

Шыгай, Себерче, Кече Мәми авылларыннан күченүчеләр (татарлар, чуашлар, руслар) тарафыннан авыл хуҗалыгы коммунасы буларак 1930 елларда нигез салына.

Оешкан көненнән – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Югары Акхуҗа авыл җирлеге составына керә.

1931 елдан – “Берләш” авыл хуҗалыгы артеленә, 1940 елдан – “Единство” колхозы, 1958 елдан – Җәлил исемендәге колхоз, 1993 елдан – “Җәлил” авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе, 1998 елдан – “Кызыл Тал” ширкәте, 2003 елдан “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә.

Авыл тирәсендә археологик истәлекләр табыла – неолит һәм бронзаның соңгы чоры дәверләренә караган  I, II һәм III Берләш торулыклары.

Халык саны

1949 елда – 162,
1958 елда – 140,
1970 елда – 110,
1979 елда – 90,
1989 елда – 34,
2002 елда – 18,
2010 елда – 8,
2015 елда – 9 кеше (татарлар).