Биографиясе

1908 елның 28 апреле, Казан губернасы, Казан өязе (хәзерге Биектау районы) Пимәр поселогы — 1981 елның 11 мае, Смоленск шәһәре.

Очу эшен Казан аэроклубында үзләштерә (1937), авиация звеносы командирлары курсында укый (1942). Казан аэроклубында моторист, очучы-инструктор, звено командиры була.

1932–1933 елларда һәм 1942 елның маеннан Кызыл Армия сафларында.

1942 елның декабреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 107 нче гвардия истребительләр авиация полкының (2 нче авиация штурм корпусының 11 нче гвардия истребительләр авиация дивизиясе) эскадрилья командиры.

1945 елның маена 230 сугышчан очыш ясый, 62 һава сугышында дошманның шәхсән — 17, төркем белән 6 самолетын бәреп төшерә.

Сугыштан соң СССР Хәрби-һава көчләрендә хезмәтен дәвам итә.

1958 елдан запаста. Смоленск шәһәрендә яши һәм эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, өч Кызыл Байрак, ике Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Смоленск шәһәрендә Л.М.Соколов яшәгән йортка мемориаль такта куела.  Герой бюсты Арча шәһәренең Дан мемориалында урнаштырыла. Биектау авылында аның исеме белән урам атала.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 92, 93;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 148.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина