Тарихы

Авылга XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына (болгарлар авыллыгы урынында). Революциягә кадәрге чыганакларда Ошняк исеме белән дә билгеле.

XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре (элекке ясаклы крәстияннәр) катлавына керә.

1843 елда – беренче мәчет, 1895 елда икенче мәчет төзелә.

ХХ йөз башында авылда 2 җил тегермәне, 2 тимерчелек, ярма яргыч, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1134 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Ромодан волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Зур Тигәнәле авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1957 елда авылда – Бутлеров исемендәге совхоз, 1982 елдан «Разумовский» совхозы бүлекчәсе оештырыла (1996–2001 елларда «Олы Тигәнәле» күмәк предприятесе бүлекчәсе).

Халкы күбесенчә «Сөт Иле» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык һәм ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1998 елда мәчет төзелә. Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар. 2000 еллар башына кадәр башлангыч мәктәп эшли (хәзер балалар Зур Тигәнәле авылы урта мәктәбендә укыйлар).

Авыл янында XIII–XIV йөзләр болгар зираты (җирле исемнәре – «Ташбилге» һәм «Мазар») бар, 5 кабер ташы сакланган, икесендә (1339 һәм 1347 еллардагыларда) куфи стилендәге язу бар.

Шулай ук Имәнкискә культурасы, Идел буе Болгар дәүләтенең монголларга кадәрге һәм Алтын Урда чоры 4 археология объекты табыла.

Күренекле кешеләре

Г.Г.Гаязова (1915–2007) – журналист, Министрлар советы каршындагы радио- һәм телетапшырулар комитетының сәяси тапшырулар баш мөхәррире, «Почет билгесе» ордены кавалеры.

Халык саны

1859 елда – 601,
1920 елда – 1303,
1926 елда – 1264,
1938 елда – 931,
1949 елда – 499,
1958 елда – 476,
1970 елда – 563,
1979 елда – 341,
1989 елда – 177,
2002 елда – 168,
2010 елда – 158,
2015 елда – 159 кеше (татарлар).