Тарихы

Авылга 1920 елларда нигез салына.

1917 елларга кадәр авыл җирләрендә кенәз И.М.Оболенский биләмәләре, шулай ук аның милкендә булган кирпеч һәм спирт заводлары, су тегермәне урнаша.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән авыл ТАССРның Чистай кантоны Биләр волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Зирекле авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда «Кызыл Сабан» һәм «Кызыл Уракчы» колхозлары оештырыла, 1949 елдан – «Заветы Ленина» колхозы, 1973 елдан «Зирекле» совхозы составында (1995–2005 елларда «Зирекле» күмәк предприятиесе).

Халкы күбесенчә «Красный Восток Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда фельдшер-акушерлык пункты бар, 2000 еллар башына кадәр башлангыч мәктәп эшли. 2008 елда «Наил» мәчете ачыла.

Авылдан 1 км көньяктарак буралы курган культурасы һәм Идел буе Болгар дәүләте чоры археология истәлеге – Кызыл Уракчы авыллыгы урнашкан.

Халык саны

1926 елда – 36,
1938 елда – 293,
1949 елда – 189,
1958 елда – 147,
1970 елда – 153,
1979 елда – 133,
1989 елда – 129,
2002 елда – 126,
2010 елда – 117,
2015 елда – 109 кеше (татарлар).