Тарихы

Авыл 1685 елдан мәгълүм. Әүвәлге исеме – Балчыклы, революциягә кадәрге чыганакларда Балчыклы Баран, Югары Баран, Крещёный Баран исемнәре белән дә билгеле; җирле халык Байчыклы Бәрәнгол дип йөртә.

Халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элекке ясаклы һәм йомышлы баштарак чукындырылган татарлар, шул исәптән морза Мамаковлар). Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

1869 елда Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе ачыла (1908 елдан чиркәү-приход мәктәбе). 1880 еллар ахырында анда 30 ир бала һәм 1 кыз бала, 1903 елда 29 ир бала һәм 4 кыз бала укый. Вакытлыча файдалануга алынган йортта урнаша. Попечителе –  П.Н.Галкин-Врасский.

1912 елда рус-татар мәктәбе ачыла.

1873 елда агач кәшәнә төзелә. Авыл Спас чиркәве (Зур Полянка авылы) приходына карый.

ХХ йөз башында авылда мәдрәсә, 3 җил тегермәне, 2 тимерчелек, ярма яргыч, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 976 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Ромодан волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Зур Полянка авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 еллар башында авылда – «Семеновод» (беренче рәисе – П.О.Котов), «Красный Бор», 1949 елда – «Волна революции» колхозлары оештырыла, 1953 елдан Маленков исемендәге, 1965 елдан – Бутлеров исемендәге колхозлар составында (1995–2003 елларда Бутлеров исемендәге күмәк предприятие).

Халкы күбесенчә «Сөт Иле» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять бүлекчәсендә эшли (кырчылык, ит терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда тулы булмаган урта мәктәп (1993 елга кадәр – сигезьеллык, 2013 елга кадәр – урта, бина 1986 елда төзелә), балалар бакчасы, мәдәният йорты (яңа бина 2003 елда төзелә, мәдәният йорты каршында керәшеннәр «Бәрәнжәр» фольклор коллективы эшли), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Авыл янында буралы курган культурасы һәм Идел буе Болгар дәүләте чорына караган 2 археология объекты табыла.

Күренекле кешеләре

М.П.Сергеев (1949 елда туган) – икътисад фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган икътисадчысы.

Халык саны

1782 елда – 75 ир заты;
1859 елда – 395,
1897 елда – 706,
1908 елда – 830,
1920 елда – 1012,
1926 елда – 963,
1938 елда – 818,
1949 елда – 610,
1958 елда – 876,
1970 елда – 805,
1979 елда – 697,
1989 елда – 501,
2002 елда – 413,
2010 елда – 366,
2015 елда – 413 кеше (керәшен татарлар).