Тарихы

Авылга 1768 елга кадәр нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Верхняя исеме белән дә билгеле.

XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре (элекке йомышлы һәм ясаклы крәстияннәр, лашманнар, шул исәптән керәшен татарлар) катлавына керә. Халкы күбесенчә игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Беренче мәхәллә мәчете 1857 елда төзелә, 1883 елда аның урынында яңа мәчет төзелә.

Икенче мәхәллә мәчете («Иске мәчет») 1840 елда төзелә, 1865 елда яна, 1868 елда яңадан торгызыла.

1883 елда ике мәчет тә яна, 1885 елда яңадан торгызылалар. Беренче мәхәллә мәчете 1902 елда яна, яңадан 1907 елда төзелә. Икенче мәчет 1907 елда яна. Өченче мәчет 1886 елда яна.

ХХ йөз башында авылда мәдрәсә, 4 җил тегермәне, ярма яргыч, тимерчелек, 8 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2312 дисәтинә тәшкил итә.

Авылга 1920–1921 еллардагы ачлык зур зыян сала. Янгын чыгып, 270 хуҗалыкны һәм ике мәчетне юк итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Левашёво волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алексеевск, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер авыл аерым Көрнәле авыл җирлеге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда «Кызыл Кизләү» колхозы оештырыла, 1965 елда «Левашёво» совхозы составына керә. 1986 елда мөстәкыйль «Игенче» совхозы оештырыла (1996 елдан соң «Игенче» күмәк предприятиесе).

Халкы күбесенчә «Сөт Иле» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять бүлекчәсендә эшли (кырчылык, ит-сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

1927 елда махсус төзелгән бинада ике класслы мәктәп ачыла. 1980 елда тулы булмаган урта мәктәп өчен яңа типик бина төзелә, 1994 елда мәктәп – урта мәктәп һәм балалар бакчасыннан торган комплекс, 2000 елда –урта мәктәп, 2013–2016 елларда башлангыч мәктәп–балалар бакчасы итеп үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты (1996 елдан «Кабартма» миниатюралар театры эшли), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты эшли.

1995 елда мәчет төзелә.

Авыл янында Идел буе Болгар дәүләте чорына караган 2 археология истәлеге, шул исәптән 4 кабер ташы һәм куфи стилендә язулы известьташтан берничә XIV йөз кабер ташы ватыклары табыла.

Күренекле кешеләре

С.Н.Исмәгыйлева (1931–2015) – К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры актрисасы, ТАССРның атказанган һәм халык артисты;

З.Ю.Кутлин (1900–1942) – генерал-майор, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышында катнаша;

Р.Ф.Сафиуллин (1929–1995) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре, «Татпотребсоюз» идарәсе рәисе (1970–1992 елларда), Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары кавалеры;

Х.Н.Хәйруллин (1923–1945) – Советлар Союзы Герое, өлкән сержант;

М.Г.Шаһиморатов (1928 елда туган) – СССР Дәүләт бүләге лауреаты, Ленин ордены кавалеры, «Казаньрезинотехника» җитештерү берләшмәсәе эшчесе (1955–1988 елларда).

Халык саны

1782 елда – 219 ир заты;
1859 елда – 1218,
1897 елда – 1591,
1908 елда – 1959,
1920 елда – 2023,
1926 елда – 1281,
1938 елда – 1068,
1949 елда – 1084,
1958 елда – 1063,
1970 елда – 1013,
1979 елда – 622,
1989 елда – 417,
2002 елда – 399,
2010 елда – 349,
2015 елда – 340 кеше (татарлар).