Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Казык, Казиле исемнәре белән дә билгеле.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (алпавыт Страховлар, 1830 еллардан аларның варислары – Панаевлар крепостнойлары).

1882 елда авыл янындагы ерымда хәзинә табыла (46 көмеш пластина).

ХХ йөз башында чиркәү-приход мәктәбе (30 га якын ир бала һәм 20 кыз бала укый), вак-төякләр кибете эшли. Авыл Балахчино авылының Казан Богородица чиркәве приходына карый.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 381 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Алексеевск волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алексеевск, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Бутлеровка авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда «Пробуждение» колхозы оештырыла, 1950 елда «Татарстанның 30 еллыгы» колхозы составында, 1961 елда «Родина» колхозы составында.

Мәдәният

Авыл янында неолит дәверенә, Имәнкискә һәм буралы курган культураларына караган 4 археология объекты табыла.

Халык саны

1782 елда – 19 ир заты;
1859 елда – 298,
1897 елда – 319,
1908 елда – 233,
1926 елда – 340,
1938 елда – 281,
1949 елда – 193,
1958 елда – 179,
1970 елда – 82,
1970 елда – 82,
1979 елда – 46,
1989 елда – 24,
2002 елда – 5,
2010 елда – 5,
2015 елда – 1 кеше (рус).