Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (XVIII–XIX йөзләрдә алпавытлары Бутлеровлар, Кудрявцевлар, Чегодаевлар, Зыковлар һәм башкалар була). Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек, тегүчелек белән шөгыльләнә, читкә китеп эшли.

1880 елларда А.М.Бутлеров авылда тәҗрибәләр һәм күзәтүләр өчен үрнәк умарталык булдыра.

1898 елда земство тарафыннан Ольга приюты ачыла (20 ир балага һәм 20 кыз балага исәпләнгән), 1905 елда Н.Чегодаев исемендәге дүрт класслы земство мәктәбе ачыла, бинасы җир биләүче Н.А.Казимбәк акчасына төзелә.

ХХ йөз башында авылда 3 җил тегермәне эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 299 дисәтинә тәшкил итә. Авыл Балахчино авылының Казан Богородица чиркәве приходына карый.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Алексеевск волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Алексеевск, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1963 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Бутлеровка авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда Молотов исемендәге колхоз оештырыла, 1965 елда «Родина» колхозы составына керә.

Халкы күбесенчә «Родина» колхозында эшли (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар. Балалар Юеш Көрнәле авылы мәктәбендә укыйлар.

Бутлеровка янында Идел буе Болгар дәүләте чорына караган 8 археология объекты табыла.

Авылда 1812 елгы Ватан сугышында катнашкан полковник, Изге Людовик (Франция), IV дәрәҗә Изге Анна, IV дәрәҗә Изге Владимир орденнары кавалеры, күренекле химик А.М.Бутлеровның әтисе – М.В.Бутлеров туган.

Халык саны

1782 елда – 140 ир заты;
1859 елда – 373,
1897 елда – 654,
1920 елда – 722,
1926 елда – 627,
1938 елда – 515,
1949 елда – 364,
1958 елда – 342,
1970 елда – 232,
1979 елда – 156,
1989 елда – 136,
2002 елда – 149,
2010 елда – 144,
2015 елда – 136 кеше (руслар).