Тарихы

XIX йөз башыннан Яңа Тарлау Пүчинкәсе (Кара Чишмә) буларак билгеле. XX йөз башында сәүдәгәр Д.А.Стахеев үзенең гаиләсе өчен ял урыны буларак нигез сала. Халкы кирпеч сугу белән шөгыльләнә.

1920 еллар башында Стахеев дачасы җирлегендә Бондюг химия заводы эшчеләре өчен ял йорты төзелә, 1928 елда “Тарловка” кымыз белән туберкулездан дәвалау шифаханәсе итеп үзгәртелә. 1941–1945 елларда 4089 нчы эвакуация госпитале урнаша, анда 10 меңгә якын Совет армиясе сугышчысы дәвалана.

Рәсми чыганакларда санаторий каршындагы торак пункт “Тарловка шифаханәсе” яки “Тарловка шифаханәсе посёлогы” дип атала.

Административ-территориаль буйсынуы

Башта ТАССРның Чаллы кантонына керә, 1930 елның 10 августыннан – Чаллы районында, 1959 елның 31 июленнән Чаллы шәһәре карамагында, 2009 елда Алабуга районына бирелә.

2010 елның 9 июнендә авыл статусын ала һәм хәзерге исемен йөртә башлый.

Авыл тирәсендәге матур урыннар курорт зонасы булып исәпләнә. Анда рәссамнар И.И.Шишкин, К.А.Васильев иҗат итә.

Хуҗалык итү рәвеше

Тарлау янында “КАМАЗ-Мастер” командасы полигоны урнашкан.

Шифаханә 2009 елда ябыла, Стахеев дачалары юкка чыгарыла.

Мәгариф һәм мәдәният

1985 елда авылда сигезьеллык мәктәп ачыла, 1994 елда – урта (1995 елда яңа бина төзелә), 2009 елда – 11 нче урта мәктәп, 2015 елда 11 нче тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. 2017 елда 11 нче мәктәп һәм 37 нче балалар бакчасы берләштереләләр.

Авылда клуб һәм китапханә (2000 елдан торак йортның беренче катында урнашалар, 2018 елда яңа бина төзелә), Покров чиркәве (2001 елдан) балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Бөек Ватан сугышы елларында 4089 нчы эвакуацияләнгән госпитальдә үлгән сугышчыларны Кама елгасы янындагы зиратта җирлиләр. 1970 елларда Түбән Кама сусаклагычы төзелешенә бәйле, сугышчыларның мәетләрен күчереп җирлиләр: урманга күчерәләр, Алабугага илтүче юл янәшәсендә яңа поселок зиратына нигез салына. 2015 елда сугышчылар участогында кызыл мәрмәрдән һәйкәл куела. Плитәләрдә Тарлауда үлгән 181 солдатның һәм эвакуацияләнгән госпиталь хезмәткәрләренең исемнәре уелган.

Халык саны

1876 елда – 100,
1926 елда – 222,
1989 елда – 3,
2010 елда – 461,
2017 елда – 94 кеше (руслар – 65%, татарлар – 32%).