Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Синтәк исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек һәм бакчачылык (авылдагы хуҗалыкларның 75%ында бакча була).

1864 елда агачтан Покров чиркәве төзелә, 1885–1890 елларда агач чиркәү урынына I гильдия Алабуга сәүдәгәре Н.Д.Стахеев акчасына таш чиркәү төзелә (совет чорында чаң манарасы һәм гөмбәзе юкка чыгарыла, классицистик һәм псевдорус юнәлешендәге эклектика стилендә дини архитектура истәлеге).

1867 елда ике класслы земство училищесе ачыла (үз бинасында урнаша): 1920 елда 58 ир бала һәм 39 кыз бала укый.

XX йөз башында авылда земство мәктәбе, Ф.Ф.Павленков исемендәге земство китапханәсе эшли (1907 елда ачыла).

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 3911,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1921 елга кадәр Вятка губернасының Алабуга өязе Лекарево волостенда. 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алабуга районында. 1944 елның 19 февраленнән – Костенеево, 1944 елның 8 июненнән – Морт, 1954 елның 19 ноябреннән Алабуга районында.

Хәзер Костенеево авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Синтәк” колхозы оештырыла. 1958 елда Гассар исемендәге колхоз (Токмаш авылы) составына керә, 1963 елгы мәгълүматлар буенча, Свердлов исемендәге колхоз составында.

1969 елда Дзержинский исемендәге (Котловка авылы) һәм Свердлов исемендәге колхозлар җирлегендә “Память Свердлова” совхозы (сарык асрау) булдырыла. 1995 елдан “Синтәк” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә Алабуга, Түбән Кама шәһәрләре предприятиеләрендә эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1936 елда авылда уку өе ачыла. 2008 елда башлангыч мәктәп эшли. Клуб (бинасы 1973 елда төзелә), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1859 елда – 1260,
1887 елда – 1366,
1905 елда – 1725,
1920 елда – 1719,
1926 елда – 1903,
1938 елда – 1668,
1949 елда – 1063,
1958 елда – 730,
1970 елда – 561,
1979 елда – 399,
1989 елда – 255,
2002 елда – 209,
2010 елда – 162,
2017 елда – 139 кеше (руслар – 76%, татарлар – 20%).