Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук читкә китеп эшләү кәсепчелеге тарала.

1859 елгы мәгълүматларга караганда, авылда тегермән була. 1893 елда Олы Шүрнәк миссионерлык мәктәбендә 42 ир бала, 6 кыз бала укый.

1880 елларда авыл җәмәгатенең имана җире 3282,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Вятка губернасының Алабуга өязе Чиркәс волостенда, 1920 елдан ТАССРның – Мамадыш, 1921 елдан – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1944 елның 19 февраленнән – Костенеево, 1944 елның 8 июненнән – Морт, 1954 елның 19 ноябреннән Алабуга районында.

Хәзер Олы Шүрнәк авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Правда” колхозы оештырыла. 1958 елда аның составына Чапаев исемендәге колхоз (Югары Шүрнәк авылы) керә. 1970 елда “Правда” колхозы җирлегендә “Киров” совхозы булдырыла. 1995 елдан авыл “Шүрнәк” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында.

Халкы күбесенчә “Вятские Зори” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә (2009 елдан) эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1927 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1931 елда – җидееллык, 1956 елда – сигезьеллык, 1985 елда урта мәктәп (бинасы 1993 елда төзелә) итеп үзгәртелә.

2015 елда мәктәптә төбәкне өйрәнү музее ачыла (җитәкчесе – А.Д.Кузьмина). Экспозициясенең төп бүлекләре: “Керәшеннәрнең милли киемнәре”, “Һөнәрчелек эшләнмәләре һәм хезмәт кораллары”, “Көнкүреш кирәк-яраклары”.

Авылда мәдәният йорты, китапханә (Күп функцияле үзәк бинасында, 2015 елда төзелә), балалар бакчасы (1976 елдан), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Мәдәният йорты каршында “Сүрәкә” фольклор коллективы эшли (1982 елдан, оештыручысы – А.Г.Бабакаев).

Күренекле кешеләре

П.И.Захаров (1917–1979) – Дан орденының тулы кавалеры (Алабугада Хәтер мәйданында аның бюсты куелган).

Халык саны

1859 елда – 517,
1887 елда – 776,
1920 елда – 1016,
1926 елда – 1024,
1949 елда – 453,
1958 елда – 418,
1970 елда – 464,
1979 елда – 112,
1989 елда – 442,
2002 елда – 410,
2010 елда – 471,
2017 елда – 514 кеше (керәшен татарлар – 70%, татарлар – 10%, руслар – 7%, үзбәкләр – 4%).